Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 августа 2019 07:45

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар. Кунаклар

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар: Ямьле бәйрәм көн иде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга, Салдык майлы коймаклар, Чыж-пыж итеп коймаклар Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.) Менә тагын кечкенә Булып калды, җыелды. (Кысылалар.) Җыелды, әй җыелды, Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.) Кабарды,...

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Дога кылдылар, тордылар, 

Таралдылар, әй шатлар. ( Кулларын дога кылган кебек куялар)

Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

pixabay.com

Гаянова Ильфира сайтыннан алынды