Бу − Кызык!
Тургай – безнең якларга яз көне иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе. Ул басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши. Әлеге кошларның гәүдә озынлыгы 16-20 см, ә авырлыгы нибары - 40 грамм тәшкил итә. Карасу таплы сары төстә булуы аңа чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә. Оясын үлән...
Тургай – безнең якларга яз көне иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе. Ул басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши. Әлеге кошларның гәүдә озынлыгы 16-20 см, ә авырлыгы нибары - 40 грамм тәшкил итә. Карасу таплы сары төстә булуы аңа чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә. Оясын үлән биек булып үскәч кенә ясый. Болай эшләгәндә, оя үлән арасыннан дошманына күренмәячәк. Җәй буена ике мәртәбә бала чыгара. Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут, ә кайвакытта 10-12 минут буена туктамый сайрый ул. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра. Тургайлар яхшы җырчылар гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да. Кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр алар.