«Күрсәт әле, үскәнем»
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла: – Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? – Менә шулай,...
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.
– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.
Фото: pixabay.com