Табышмакларга җавап тап
Очмый, безелдәми, Урамнан бара кондыз, Ике ут янып тора кондызның күзләрендә. ( Машина ). Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү Иртә таңнан урамда. Чабалар кызыл йортлар. Туры, коры юллардан. ( Трамвай ). Зөбәрҗәт таштай күзләре, Янып тора үзләре. Әйтеп тора – юл йөргәндә Сак булырга онытма! ( Светофор ). Өй...
Очмый, безелдәми,
Урамнан бара кондыз,
Ике ут янып тора
кондызның күзләрендә. ( Машина ).
Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү
Иртә таңнан урамда.
Чабалар кызыл йортлар.
Туры, коры юллардан. ( Трамвай ).
Зөбәрҗәт таштай күзләре,
Янып тора үзләре.
Әйтеп тора – юл йөргәндә
Сак булырга онытма! ( Светофор ).
Өй янында башлана,
Өй янында ук бетә. ( Юл )
Борынсыз чыпчык боз тишә. ( Тамчы )
Бәләкәй генә бөкере,
Бөтен кырны бетерде. ( Урак ).
Озын идем – киселдем,
Юан идем – ярылдым,
Инде утка тарыдым. ( Утын ).
Көлтә — көлтә койрыгым
Селки – селки барамын.
Йортларга кереп
Тавык – чеби аламын. ( Төлке ).
Фото: pixabay.com