Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2019 07:20

Алдавыч әкиятләр

Әүвәл заманда булган бик зур бер тау, Шул тау башында бер төлке. Бу әкиятне сөйләр идем, Шул сөйләве бик көлке. Борын заманда булган, ди, бер патша, Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча. Бакчаның коймасы булган, ди, таштан. Сөйлимме хикәяне баштан? (Бала, сөйлә, дисә, тагын шуны кабатлыйлар.) Элекке заманда Безнең...

Әүвәл заманда булган бик зур бер тау,

Шул тау башында бер төлке.

Бу әкиятне сөйләр идем,

Шул сөйләве бик көлке.

Борын заманда булган, ди, бер патша,

Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган, ди, таштан.

Сөйлимме хикәяне баштан?

(Бала, сөйлә, дисә, тагын шуны кабатлыйлар.)

Элекке заманда

Безнең авылда булган бер бай.

Аның булган ике өе,

Берсе — агачтан, берсе — таштан.

Сөйлимме баштан?

— Сөйлә баштан.

— Сөйлим баштан.

Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе.

Бай аны саткан.

Юк, алай түгел, сөйлимме баштан?

— Сөйлә баштан.

— Кәҗә йөри таштан.

Борын-борын заманда торганнар, ди,

Агай-энеле ике туган.

Берсенең исеме Сөйлә булган, ди,

Икенчесе — Сөйләмә булган.

Беркөнне Сөйлә базарга киткән .

Киткән бу, киткән.. . тукта, кайсысы өйдә калган?

— Сөйләмә.

— Алай булгач, сөйләмим.

(Вакытсыз чакта «әкият сөйлә» дип йөдәткән балага шулай сөйлиләр.)

Борын заманда булган бер өстәл,

Ярый инде,

Калганын син сөйлә өстәп.

Бар иде, ди, юк иде, ди,

Ач иде, ди, тук иде;

Бер тавыгы бар иде, ди,

Аны да булса карчыга алып китте, ди.

— Йә?

— Шул. Шуның белән бетте.

Әйтәм ич, карчыга алып китте.

Бар иде, ди, бер мичкә,

Бу әкиятне сөйләрмен иртәгә кичкә .

Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди.

Аларның булган, ди, әтәчләре.

Ул әтәч көн саен менгән, ди, киртәгә.

Калганын сөйләрмен иртәгә.

Борын-борын заманда

Булган, ди, бер малай.

Сөйләп тә тормам әле,

Тавышлансагыз алай.

Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайтка н саен саный икән , ди, ул сарыкларын. Саный ди, саный ди, саный ди... Ярар, саный торсын, санап бетергәч, дәвам итәрмен...

Фото: pixabay.com