Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 сентября 2019 08:33

Каен гөмбәсе

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без гөмбәләр, аларның килеп чыгышы һәм үсү даирәсе турында сөйләшкән идек. Бүген без илебез урманнарында еш очраучы гөмбәләрнең берсе – каен гөмбәсе турында сөйләшербез. Каен гөмбәсе – ашарга яраклы гөмбәләрнең берсе. Исемен каен урманнарында һәм каенлыкларда еш очравы сәбәпле алган. Каен гөмбәсе каен...

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без гөмбәләр, аларның килеп чыгышы һәм үсү даирәсе турында сөйләшкән идек. Бүген без илебез урманнарында еш очраучы гөмбәләрнең берсе – каен гөмбәсе турында сөйләшербез.

Каен гөмбәсе – ашарга яраклы гөмбәләрнең берсе. Исемен каен урманнарында һәм каенлыкларда еш очравы сәбәпле алган. Каен гөмбәсе каен агачы белән бәйләнештә тора. Алар арасында файдалы матдәләр алмашы бара. Әлеге гөмбә Америка, Европа, Азия урманнарында җәйнең беренче яртысыннан көзгә кадәр очрый.

Каен гөмбәсенең эшләпәсе көрән яисә соры төстә, аягы ак төстә, соры сызыклар белән капланган.

Каен гөмбәсенең берничә төре бар. Гади каен гөмбәсе, кара каен гөмбәсе, сазлык каен гөмбәсе, алсуланучы каен гөмбәсе, соры каен гөмбәсе, грабовик, каты каен гөмбәсе, каралучан каен гөмбәсе, төрле төстәге каен гөмбәсе шундыйлардан.

Каен гөмбәсен пешереп, кыздырып ашыйлар, кышка маринадлап, тозлап куялар яисә киптерәләр. Ул тәмле генә түгел, бик файдалы да. Анда аксымнар, файдалы аминокислоталар, E һәм D витаминнары, кальций, фосфор, натрий, калий, тимер кебек элементлар бар.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com