Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2019 10:42

Табышмак әйтәм - җавабын тап!

Җир астында җиз бүкән. Ул ни икән? (Бәрәңге) *** Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге) *** Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге) *** Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә) *** Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә) *** Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә) *** Катлы-катлы булып үсә,...

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

***

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***

Ормый, сукмый, үзе кешене җылата. (Суган)

***

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер? (Помидор)

***

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

***

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***

Җир астында алтын казык. (Кишер)

***

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

***

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

***

Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек. (Кабак)

Фото: pixabay.com