Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 сентября 2019 07:12

Төсләр бармы әллә юкмы?

Сәлам, дустым! Без дөньяны төсле итеп күрергә, предметларның төсен аерырга күнеккән. Ә син безне әйләндереп алган предметларның чынлыкта төсле булмавын беләсеңме? Аптырап калдыңмы? Алайса, бу язма – синең өчен. Эшләп торган телевизорга лупа аша карап кара. Син кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне күрерсең. Экрандагы барлык төсләр шул өч төс ярдәмендә ясала....

Сәлам, дустым! Без дөньяны төсле итеп күрергә, предметларның төсен аерырга күнеккән. Ә син безне әйләндереп алган предметларның чынлыкта төсле булмавын беләсеңме? Аптырап калдыңмы? Алайса, бу язма – синең өчен.

Эшләп торган телевизорга лупа аша карап кара. Син кызыл, яшел, зәңгәр төсләрне күрерсең. Экрандагы барлык төсләр шул өч төс ярдәмендә ясала. Мәсәлән, кызыл төсне күрсәтергә кирәк булса, бары тик кызыл нокталар гына яна, зәңгәр һәм яшел нокталар сүнеп тора. Ә инде ниндидер катлаулы төс (шәмәхә, көрән, ал һ.б.) кирәк булса, бу нокталар барысы да кабына, ләкин аларның янып тору көче төрлечә була.

Телевизордагы  ак төскә лупа аша карасаң, син шул ук кызыл, яшел, зәңгәр нокталарның янып торуын күрерсең. Димәк, ак төс ул – бөтен төсләрнең суммасы.

Ярар, янып, балкып торган экран мисалында төснең ничек ясалуы аңлашылган да кебек. Ә менә әйләнә-тирәбездәге балкып тормый торган предметлар ни өчен төсле булып күренә, дисеңме? Әгәр дә бу предметларны ак төстәге нур ярдәмендә яктыртсак, шул ак төс составындагы төсле нурларның кайберләре предмет тарафыннан йотылачак, ә кайберләре чагылып кире кайтачак. Менә шул чагылган төсләрнең кушылмасы безнең күзгә предметның төсе булып күренә дә инде. Кара төстәге предметлар бөтен яктылыкны үзләренә йота, ак төстәгеләре исә, киресенчә, кире кайтара – чагылдыра. Шуңа күрә кара кепка кисәң, ул кояшта тизрәк кыза, ә ак кием әкренрәк җылына.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com