Әкиятханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
01 ноября 2019 12:16
Татар милли ризыклары турында табышмаклар
Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә? (Коймак) Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара... -
31 октября 2019 07:10
Куркак юлдаш
Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан. Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын,... -
31 октября 2019 07:03
Икмәк
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Егет. Ул бик ярлы булган. Картайган әнисеннән башка беркеме дә — сеңелләре дә, энеләре дә булмаган. Егет бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр байга эшләгән, ләкин бай аңа хезмәт хакы түләмәгән, ашарына да бик аз биргән. Беркөнне Әнисе улына әйткән: —Бай сине ачка үтерергә тели. Эшкә... -
29 октября 2019 13:52
Бүләк кемгә?
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган. — Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: — Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар... -
29 октября 2019 13:25
Кыш ачуланды
Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды. Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төр-кем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр. Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына... -
29 октября 2019 07:21
Ел фасыллары турында табышмаклар
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява. Җирләр дымлана. Бу кайчак була? (Көз көне) *** Һәр җир карланган, Сулар бозланган, Уйный җил-буран, Бу кайчак, туган? (Кыш көне) *** Тәңкә карлар сибелгән Җир ап-акка күмелгән. Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. Бу кайчак? (Кыш) *** Йолдыз, йолдыз вак кына, Яфраклары ак кына. Өс... -
25 октября 2019 07:47
Ялкау малай
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр. Бу Кеше, улына күрсәтеп: — Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай: — Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны... -
18 октября 2019 08:25
Елмаеп яшибез
Урыс теле дәресе: – Рустам, телефон звОнит или звонИт? – Белмим, апа, у меня шалтрата. – Айнур, минем компьютерым эшләми. – Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? – Әйе, барыбер эшләми. – Розеткага тыкканмы? – Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. – Ә шырпы нигә? –... -
11 октября 2019 13:28
Балыкчы һәм балык турында әкият (Александр Пушкин)
(Әхмәт Исхак тәрҗемәсе) Балыкчы һәм балык. Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда Карт белән карчык яшәгәннәр; Искереп беткән бер землянкада Нәкъ утыз өч ел бергә торганнар. Карт балык тоткан зур ятьмә белән, Җеп эрли булган аңарга карчык. Бервакыт картка диңгез төбеннән Чыккан ятьмәдә бары тик балчык; Икенче тапкыр ятьмәсе чыккан Диңгез үләне... -
11 октября 2019 10:29
Транспорт төрләре турында табышмаклар
1. Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аягында резина, бар ашаганы бензин. Бу нинди өй? (Автобус) Аның бар дүрт көпчәге Ташый ул бик күп кешене. (Автобус) 2. Мин бик акыллы үзем, Бензин да “ашамыйм” мин. Тик бер бәлә – Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус) Бу машина – трамвай... -
07 октября 2019 10:47
Көз турында шигырьләр
Яфракларны күр әле Алтын төскә кергәннәр. Бар дөньяны күмгәннәр. Җил чыкканда шаулашалар, Оча-оча уйнашалар, Һавада әйләнәләр Һәм җиргә сибеләләр. *** Оча яфрак, уйный яфрак Һаваларда әйләнеп. Буген, бүген, бүген, бүген Яфракларның бәйрәме. *** Көз җиттеме, җир өстенә Алтын яфрак җәелә. Карап туеп булмый һич тә Бу фасылның яменә. *** Кем... -
07 октября 2019 07:07
Каз белән Аккош
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган. Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган. Шул тыныч күлдә Аккош белән Каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар. Җәйнең матур бер... -
02 октября 2019 13:00
Адашкан шигырьләр
Күрәсезме, Габдулла Тукайның шигырьләре адашкан, рәсемнәре буталган. Кайсы шигырь нинди рәсемгә туры килә? Туры килгән шигырь белән рәсем янындагы шакмакны берүк төскә буя. -
02 октября 2019 12:56
Хикәя сөйлә
Дустым, рәсемнәрне игътибар белән кара. Рәсем буенча хикәя төзеп сөйлә. -
02 октября 2019 10:27
«Буяу сатыш»
Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында «буяу сатучы» һәм «буяу алучы» билгеләнә. Калганннар «буяулар» булып тезелеп утыралар. «Сатучы» һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. «Буяу алучы» килә: -Дөбер-дөбер. -Кем бар? -Миңа буяу кирәк иде. -Нинди? -Ак. Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, «буяу сатучы»...