Әкиятханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
01 октября 2019 07:57
Төлке белән Алёнушка
Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган. Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр. Картлар башта оныкларын җибәрергә теләмәгәннәр. Аннары риза булганнар һәм аңа иптәшләреннән бер дә калмаска кушканнар. Менә кызлар урманда йөриләр, җиләк җыялар икән. Агачлар... -
30 сентября 2019 10:47
Вәли белән Сорыр
Бер заман саран белән юмарт хезмәт эзләп юлга чыгып китәләр. Юлда бара-бара төш вакыты җитә, болар ашарга утыралар. Саран әйтә юмартка: — Вәли, әйдә синең азыкны бергәләп ашыйк әле, синеке беткәч, минекен ашарбыз,— ди. Вәли әйтә: — Әйе шул, азыкның аерымы юк, әйдә утыр, ашыйк минекен,— ди. Вәлинең азыгын ашыйлар... -
30 сентября 2019 10:25
Казлар-аккошлар әкияте
Бер Карт белән, бер Карчык торганнар, ди. Аларның бер Кызы белән бер бәләкәй Малайлары булган, ди. Бервакыт Карт белән Карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр. Тиздән Кызның әтисе... -
27 сентября 2019 12:41
Ел фасыллары турында табышмаклар
Кырлар буш кала, Яңгырлар ява. Җирләр дымлана. Бу кайчак була? (Көз көне) *** Һәр җир карланган, Сулар бозланган, Уйный җил-буран, Бу кайчак, туган? (Кыш көне) *** Тәңкә карлар сибелгән Җир ап-акка күмелгән. Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. Бу кайчак? (Кыш) *** Йолдыз, йолдыз вак кына, Яфраклары ак кына. Өс... -
27 сентября 2019 12:27
Кошлар турында шигырьләр
Тәрәзәне кем чиртә (Р. Вәлиева) — Тәрәзәне кем чиртә: Чык-чык! Чык-чык! — Мин килдем шулай иртә, — Чыпчык, чыпчык. Бик тә ашыйсым килә. Чик-чик! Чик-чик! Йөгереп янына килдем, Яраткан җимен бирдем. — Үпкәләмә, дускаем, Гафу ит, яме! — дидем. Күнмиләр кошчыклар (Э.Шәрифуллина) Әй нәни кошчыклар, Кечкенә чыпчыклар, Ни салкын булып... -
27 сентября 2019 11:21
«Әйт, күгәрчен» уены
«Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар: Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри? Ул шулай да, ул болай, Яшь... -
27 сентября 2019 10:54
Җиде таҗ чәчәге (Әкият)
Борын-борын заманда яшәгән ди бер куян. Аның бик иркә бер Йомшаккай дигән куян кызы булган. Менә бер вакыт Йомшаккайның әнисенең туган көне җиткән. Йомшаккай әнисенә нинди буләк бирергә дип көн – төн уйлаган да, уйлаган. Уйлаган, уйлаган, ләкин бернинди дә фикергә килә алмаган. Менә ул күңелсезләнеп урман буйлап, моңсуланып бара... -
25 сентября 2019 08:23
Өч аю (Лев Толстой әкияте)
Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә. Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе —... -
24 сентября 2019 12:07
Һөнәрләр турында табышмаклар
Хат , газета – журналларны Ул бар өйгә тарата. Пенсия биргәнгә күрә, Бар өлкәннәр ярата. (Почтальон) Әйтегезче, кем соң шулай Тәмле ашлар, Хуш исле котлетлар, Салат, венегретлар Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче) Без ут белән көрәшергә тиеш, Без көчле һәм кыюлар. Бар кешегә кирәк һөнәр – Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын... -
20 сентября 2019 13:29
Бүләк кемгә? (Татар халык әкияте)
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган. — Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: — Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым,... -
17 сентября 2019 11:29
Татар милли ризыклары турында табышмаклар
Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә? (Коймак) Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара әле.... -
13 сентября 2019 15:36
Татар милли киемнәре турында табышмаклар
Әнием ак сәйлән тезеп Чиккән яшел бәрхетне. Ул үзем кебек бәләкәй, Ә исеме …. (Түбәтәй) *** Җырлый-җырлый сәхнәләрдә Аларның биер чагы. Кызларга бик килешә Башындагы …… (Калфагы) -
10 сентября 2019 10:11
Дуслар
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады. Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан... -
10 сентября 2019 07:28
Ялкау малай (Татар халык әкияте)
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр. Бу Кеше, улына күрсәтеп: — Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай: — Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны... -
09 сентября 2019 08:21
Казлар-аккошлар әкияте
(Рус халык әкияте) Бер Карт белән, бер Карчык торганнар, ди. Аларның бер Кызы белән бер бәләкәй Малайлары булган, ди. Бервакыт Карт белән Карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр....