Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 20 января 2020 07:36

    Бүләк кемгә?

    (Татар халык әкияте) Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган. — Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: — Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым,...
    536 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 января 2020 14:06

    Төлке, Куян һәм Әтәч

    (Лев Толстой) Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән—Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган: — һау-һау-һау! Куян,...
    400 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 декабря 2019 12:38

    Кемнең кулы барды икән?

    Күпме гөлдән берәү калган, Анысы да җиргә ауган, Өстендә чык бөртекләре; Чыкк а түгел, күз яшенә Чыланган күк керфекләре. Берәрегез күрмәдеме: Бакчадагы гөлләремне Кайсы өзеп алды икән? Матурлыкка кагылырга Кемнең кулы барды икән?! Хәкимҗан Халиков
    441 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 декабря 2019 11:13

    Балалар бакчасы турында шигырьләр

    Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи) Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә. Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә. Төрле уенчык, Курчаклар монда. Кайтасы килми Ләйләнең шуңа. – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә! Безнең бакчабыз (Б.Рәхмәт) Ямь-яшел бакчада Бик...
    628 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 декабря 2019 11:04

    Ак песи (Резеда Вәлиева әкияте)

    Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы,...
    532 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 декабря 2019 11:00

    Чуар тавык (Рус халык әкияте)

    Яшәгән, ди, булган, ди, бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары булган – КЫТ-КЫТАК! КЫТ-КЫТАК! Беркөнне тавык йомырка салган, ләкин гадине түгел, ә алтынны (сул кулыгызның бармакларын түгәрәкләндерегез һәм очларын тоташтырыгыз). Бабай йомырканы ваткан, ваткан (уң кулыгызның йодрыгы белән “йомыркага” бәрегез) – вата алмаган (башыгызны бер яктан икенче якка боргалагыз). Әби...
    469 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 декабря 2019 10:57

    Ике тамчы (Фәнис Яруллин)

    Зур бер агачның яфрагы өстендә ике тамчы сөйләшеп утыра: — Кояш чыгып кыздыра башласа, безгә бик кыен булачак! — ди беренче тамчы. — Икәү бергә кушылыйк та, җиргә сикереп төшик! — ди икенчесе.— Җирдә берни дә юкка чыкмый. Шуннан алар икәү, кулга-кул тотынышып, яфрактан ботакка, ботактан җиргә сикереп төшкәннәр. Алар...
    465 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 декабря 2019 13:07

    Яңа ел бәйрәменә шигырьләр

    Җәвад Тәрҗеманов Яшел чыршы Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра, Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра. Яшел чыршының очына йолдыз куелган. Яңа елны каршыларга дуслар җыелган. Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик. Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик. Һай, Кыш бабай Кемнең кигән киемнәре Энҗе кар бөртекләре? Кемнең көмеш күк сакалы, Чәчләре, керфекләре? Кем...
    1757 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 27 декабря 2019 11:54

    Актырнак белән Назбикә. Җәүдәт Дәрзаман әкияте

    Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак, чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып, туктау юк. Мин кайчакларда бик тиз арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек армый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра,...
    658 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 декабря 2019 11:57

    Эреп бетәрме?

    Итек Бүген уйнарга чыктым мин Киез итекләр киеп. Сөенәм: Әтием алган Җып-җылы итек! – диеп. Су читендә бер каз тора, Тәпиләре ак карда. Бу салкында ялан тәпи, Ай-яй, карны таптарга! Тиз генә өйгә йөгердем. – Әти дә моны белсен. Каз аягына ярарлык Бер итек алып бирсен! Эреп бетәрме? Ай-яй быел...
    411 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 ноября 2019 08:54

    «– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды»

    ... Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән...
    382 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 октября 2019 06:37

    Йокы бабай

    Йокларга яратмый торган бер Бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге Бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм,...
    441 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 11:17

    Рәхмәт өчен түгел

    Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты. Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чаба икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Чынлап та, шулай...
    455 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 07:59

    Минеке, тимә!

    Хикәя Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар. Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде: — Минеке, тимә! Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты. — Алай...
    478 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 22 октября 2019 09:46

    Равил Фәйзуллин шигырьләре

    Итек Бүген уйнарга чыктым мин Киез итекләр киеп. Сөенәм: Әтием алган Җып-җылы итек! – диеп. Су читендә бер каз тора, Тәпиләре ак карда. Бу салкында ялан тәпи, Ай-яй, карны таптарга! Тиз генә өйгә йөгердем. – Әти дә моны белсен. Каз аягына ярарлык Бер итек алып бирсен! Эреп бетәрме? Ай-яй быел...
    437 тапкыр укылган тулырак укырга...