Әти-әнигә рубрикасы буенча яңалыклар
-
29 сентября 2024 12:06
Тылсымлы рәсем: Шаян песи / Озорной котик
Кирәк була: • Төсле кәгазь • Ак катыргы • Төсле карандашлар • Кара маркер • Төрле үлчәмдәге тәлинкәләр (шаблон өчен) • Сызгыч • Гади карандаш • Җилем-карандаш • Кайчы • Әзер пластик күзләр • Агач таякчык -
27 сентября 2024 14:41
«СалаваTik»лар тәрбиячеләр көненә «Бәйрәм бүген!» җырын тәкъдим итте.
«СалаваTik»ларның бөек татар шагыйре Г.Тукай сүзләренә язылган, күренекле татар композиторы, Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи көенә иҗат ителгән «Бәйрәм бүген!» җырының видеосы чыкты. -
27 сентября 2024 10:51
27 сентябрь – тәрбиячеләр көне.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең сизгер һәм кайгыртучан кулларда иң кадерле кешеләребез. Сезнең хезмәтегез иң кечкенә кешеләргә - балаларга тормышта беренче адымнар ясарга, аларда игелеклелек, намуслылык һәм кызыксынучанлык кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итә. Нәкъ менә сез көн саен балаларга йөрәк җылысын бирәсез. Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, тәрбияләнүчеләрнең мәхәббәтен һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен телибез! -
24 сентября 2024 10:54
Тәлинкәләр тарихы
Беренче тәлинкәләр моннан 12 мең ел элек барлыкка килә. Алар ярымшар формасында була һәм кызыл балчыктан ясала. Соңрак тәлинкәләрнең астын яссы итеп ясый башлыйлар. Мондый керамик тәлинкәләр бик уңайлы була: алар дым үткәрми, ис сеңдерми, ризыкны суытмый, кулларны пешерми. -
23 сентября 2024 11:23
Кунакларыбыз
Адымнар полилингваль белем бирү комплексының 1нче сыйныф укучылары студиябезгә очрашуга килде. -
20 сентября 2024 13:35
Әби-бабайлар турында шигырьләр
Тиздән өлкәннәр көне. Якыннарыгызны котлар өчен алар турында шигырьләрне тупладык. -
19 сентября 2024 11:21
«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының яңа саны
«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналының 9 нчы санында аю малае Тәп-тәп маҗаралы сәяхәткә дәшә: -
19 сентября 2024 10:06
Шигырьләр
Әлмәт шәһәренең “Татнефть-мәктәп” шәхси гомуми белем бирү учреждениесе, “Каракүз” бабалар бакчасы, өстәмә белем бирү педагогы Лилиана Төхвәтшина шигырьләре. -
18 сентября 2024 10:45
«Ихлас» мультимедиа үзәгендә онлайн дәресләр башлана!
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары каршында 2023 елда ачылган «Ихлас» мультимедиа үзәге үзенең эшчәнлеген ел башыннан алып бара. Өстәмә белем бирү дәресләре онлайн форматта Сферум платформасында алып барыла. Алар – 3–7 яшьлек балалар өчен «Тәмле тел» һәм «Тылсымлы рәсем», 7–14 яшьлек балалар өчен «Каләмдәш» һәм «Мин журналист булам» дәресләре. -
17 сентября 2024 15:09
«СалаваTik»лардан яңа җыр!
Дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәк тә, безне дуслык берләштерә. «СалаваTik»лар дус булырга, татар җырларын бергәләшеп башкарырга, тату булып, һәр көннең кадерен белеп яшәргә чакыра. «Ашхабад» җырындагыча: «Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен...» дип җырлап алыйк әле. -
16 сентября 2024 11:39
Бездә кунаклар!
Студиябез кунаклары - «Адымнар» мәктәбенең 2нче И сыйныф укучылары. -
15 сентября 2024 15:32
Ашыгыч ярдәм
Айдар кошларны ярата. -
14 сентября 2024 14:56
Безнең ишегалдында
Әтәч «Кикрикүк!» — дип, таң белән Йокыдан уятучы. Ул — иң иртә торучы Һәм иң иртә ятучы. Үрдәк Күлгә таба йөгерә, Җиргә басып лап та лоп. Күпләп су эчә, ашый, «Бак-бак», — диеп мактанып. -
13 сентября 2024 14:24
Әтәч ни өчен өч вакыт кычкыра?
(Әкият) Борын-борын заманда Әтәчнең йон-каурыйлары бик тә зиннәтле, салават күпере кебек гүзәл булган. -
12 сентября 2024 14:11
Туган як кочагында...
Җәмгыятьтә, көндәлек тормышта зур кыйммәтчелек хөкем сөргән заманда яшибез.