Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 октября 2019 07:20

Конъюнктивит

Доктор Комаровскийга, «Конъюнктивит булса, баланы балалар бакчасына алып барырга ярыймы?» дип сорау биргәннәр. Конъюнктивит дүрт төрле була икән: бактерияләр, вируслар барлыкка китергән, аллергия аркасында яисә күзгә берәр нәрсә керү аркасында барлыкка килгән. Мәсәлән, бала комда уйнаганда, кулы белән күзен ышкыгач, конъюнктивит барлыкка килсә, ул башкалар өчен куркыныч  тудырмый. Аллергия аркасында...

Доктор Комаровскийга, «Конъюнктивит булса, баланы балалар бакчасына алып барырга ярыймы?» дип сорау биргәннәр. Конъюнктивит дүрт төрле була икән: бактерияләр, вируслар барлыкка китергән, аллергия аркасында яисә күзгә берәр нәрсә керү аркасында барлыкка килгән. Мәсәлән, бала комда уйнаганда, кулы белән күзен ышкыгач, конъюнктивит барлыкка килсә, ул башкалар өчен куркыныч  тудырмый. Аллергия аркасында килеп чыккан конъюнктивит та башкалар өчен зыянлы түгел. Ә менә бу авыртуны бактерияләр яки вируслар китереп чыгарган булса, бу әлбәттә, башкаларга да иярергә мөмкин.

Бу конъюнктивитларны бер-берсеннән, әлбәттә, табиб кына аера ала.