Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 октября 2024 14:25

«Ромашка таҗлары» дидактик уены

Галиуллина Филсинә Фәрит кызы, Казан шәһәре, Идел буе районы, 156 катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе.

(3-4 яшьлек балалар өчен)

Максат: 1.гомуми күзаллауны киңәйтү. 2.төсләрне искә төшерү.3. предметларны төсләренә туры китереп төркемләү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Уен барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар. Табигатьтә көз ае булуга карамастан, җәйнең матурлыгын, пешкән яшелчә-җиләк җимешләрне искә төшереп, бер уен уйнап алабыз. Бик кызыклы уен, сезне үземнең янга якынрак чакырам, игътибарлы булуыгызны сорыйм.

Белемнәрне яңартып, кабатлап китик әле. Минем кулымда чәчәк. Бөтенегез белә, йә әйтегез исеме ничек?

Балалар: Ромашка .

Тәрбияче : Дөрес.Матур чәчәкме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче : Хәзер һәрберегез берәр таҗын алыгыз, әйләндереп карагыз , һәр таҗда төсләр яшеренгән.Кемдә нинди төс? (Балалар җаваплары тыңлана).

Тәрбияче: Кызыл, яшел, сары төсләр булганын күрәбез. Менә сезгә кәрҗин, ул буш түгел. Җәйнең мул уңышы җыелган: помидор, кыяр, виктория, алма, үзебездә үскән. Җылы яктан кайтканнары да бар: апельсин, банан, лимон. Үзегезнең ромашка таҗында булган төскә туры китереп, җиләк-җимешләрне җыеп алырга кирәк булачак. Татарча төсләрне әйтеп барабыз.

Ромашкага таҗларыннан башка бик күңелсез, моңсу. Әйдәгез, балалар, таҗларны кире ромашкага ябыштырып куйыйк.