17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
17 гыйнвар 2020 13:22
Ите шундыйдыр
1007 тапкыр укылган тулырак укырга...
— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә? — Өч кат сабынлап юдым ич, әни. Ите шундыйдыр. -
17 гыйнвар 2020 13:13
Күңелле итеп авырсын
1022 тапкыр укылган тулырак укырга...
Авырып ятучы әбисе янында оныгы бертуктаусыз тегесен-монысын сөйләнә икән. Апасы аңа: — Әбине борчыма! Нәрсә тәтелдисең анда бертуктаусыз! — дип кычкырган. Тегесе моңа бик үпкәләп мышкылдый башлаган: — Син беләсеңме соң! Мин бит әбиемә авырырга күңеллерәк булсын дип сөйләшәм... -
17 гыйнвар 2020 12:15
Кызык мәзәкләр
1025 тапкыр укылган тулырак укырга...
Өлгермәгән Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән: — Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың? Шамил: — Егылдым ла... Әнисе: — Шушы өр-яңа чалбарың беләнме? Шамил: — Ә мин аны салырга өлгермәдем ич... -
17 гыйнвар 2020 12:01
Табышмак әйтәм - җавабын тап
1116 тапкыр укылган тулырак укырга...
Җаны булмаса да гомер итә. Җәй тун кия, кыш ялангач. Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә. Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. Ай үсә, ел үсә, Үзе күзгә күренми. Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә. -
17 гыйнвар 2020 11:33
Бармак гимнастикасы
1034 тапкыр укылган тулырак укырга...
Хәерле көн! Күп әти-әни бармак гимнастикасының файдасы турында ишетеп беләдер, ләкин нинди күнегүләр соң ул, ни өчен ул балага кирәк?! Бармак гимнастикасы ул вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләрдән гыйбарәт, ягъни бу күнегүләр вакытында организмның берничә системасы катнаша (мускул, күрү, нерв, сөяк системалары), алар балада куллар белән вак эшләрне башкара алу...