14 август 2020 яңалыклары
-
14 августа 2020 08:50
Чәнечке белән әтәч рәсеме ясыйбыз
Посмотреть эту публикацию в Instagram Публикация от "САЛАВАТ КУПЕРЕ" журналы? (@salavatkupere) 14 Авг 2020 в 12:44 PDT -
14 августа 2020 08:43
Канатлы ай
Кич. Авыл тынлык куелыгына чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыралар дигәч тә, утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып,... -
14 августа 2020 08:18
Минем дустым — Әлифба
Мин иртә белән мәктәпкә барам, Беренче китап минем кулымда. Буран булса да, мин юлны табам, Мине өйрәтер дустым Әлифба. Шат күңел белән мәктәпкә ... -
14 августа 2020 08:03
Метшин башлангыч сыйныфларны түләүсез туклану белән тәэмин итүгә әзер булуларын әйтте
Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы. Метшин искәрткәнчә,... -
14 августа 2020 07:52
Роспотребнадзор мәктәптә коронавируска бәйле кертеләчәк үзгәрешләр турында аңлатты
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы аркасында кертелгән санитар кагыйдәләр гамәлдә булган шартларда мәктәпләрнең эшчәнлеге турында аңлатма бирде. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Без дәресләрне төрле вакытта башларга тәкъдим итәбез: сыйныфларның бер өлеше — 8.00, икенчесе 8.15 сәгатьтә килә ала һ.б....