Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
09 октябрь 2019 07:17
Самими теләк
1129 тапкыр укылган тулырак укырга...
Яшәгән ди, булган ди ике дус. Алар бик яхшы аерылмас дуслар булганнар, ләкин икесе ике төрле. Бер-берсенә охшамаганнар. Берсе бик көчле һәм батыр, ә икенчесе зәгыйфь, куркак булган һәм бик еш авырган. Башка балалар урамда футбол, хоккей һәм куышлы уйнаганда, икенче дус өйдә утырган һәм башкаларның ничек уйнаганнарын тәрәзәдән генә... -
07 октябрь 2019 13:13
Такыя кигән Мөбарәк
1190 тапкыр укылган тулырак укырга...
Беренче сөйләм Бер тапкыр Мөбарәк исемле бер малай урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән. Басманы чыккан да Мөбарәк тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер күпергә барып җиткән бу. Күперне чыккач, урманга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач,... -
07 октябрь 2019 08:40
Көзге яфраклар җыры
1268 тапкыр укылган тулырак укырга...
Җәй буена яшел идек, Җәйне бизәгән идек. Саргаештык, кызарыштык Төсле күбәләк кебек. Кояш үпкән алмалар да Кызара бит, баллана. Без дә, кояш иркәләре, «Көз» дигән картинасын Язышабыз урманга!.. Зиннур Хөснияр Фото pixabay.com -
01 октябрь 2019 12:42
Тамчы
1214 тапкыр укылган тулырак укырга...
Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде: — Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк! Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп... -
01 октябрь 2019 11:18
Һәркемнең үз эше
1249 тапкыр укылган тулырак укырга...
Көннәрдән беркөнне куян белән маймыл очрашканнар да бер-берсе белән дус булышканнар. Аннан соң бер-берсенең начар гадәтләрен бетерү өчен, куян як-якка карамаска, маймыл бер дә кашынмаска дип үзара сүз куешканнар. Куян як-якка карамыйча ярты көн түзгән, артык чыдый алмагач, хәйләгә сабышкан: — Мин шулай-шулай урта яшьләрдә вакытта, куян халкы белән бүре... -
01 октябрь 2019 07:27
Тавык белән Үрдәк
1231 тапкыр укылган тулырак укырга...
Бер тавык бер үрдәк белән бергә торып, Бер курада бергә ашап, бергә йөреп, Бара торгач, бер-берсенә дуслаштылар, Берсен-берсе туган төсле якын күреп. Үрдәк бара көн саен бер күл буена, Аннан кайткач, йортта тора көн буена; Тавык өйдә ялгыз торып калган чакта, Төрле күңелсезлек төшәдер уена. Беркөнне диде тавык: «Дускаем Кая... -
30 сентябрь 2019 07:13
Дәрес әзерләгәндә
1199 тапкыр укылган тулырак укырга...
Шундый авыр мәсьәлә Бирәләрдер нәрсәгә? Алай да чишеп карыйм, Болай да чишеп карыйм, Ә җавабы юк һаман… Әни чыгып кухнядан: – Ник кызасың юкка? – ди. – Болай булмый, тукта, – ди, – Әрәм итмә көчеңне, Читкә куеп эшеңне, Тирән итеп сула, – ди, (Шуннан нәрсә буладыр?..) – Тагын сула,... -
30 сентябрь 2019 06:51
Кем тизрәк таба?
1200 тапкыр укылган тулырак укырга...
Бу уенда Айзирәк, Борһан, Маннан, Хисмәт, Гакыйль, Гыйззәт, Әлфия һәм Габделхак катнаша. Айзирәк табышмак әйтүгә, аның каршында тезелеп торган балаларның берсе кул күтәрә. Әгәр табышмакка беркем дә җавап таба алмаса, Айзирәк үзе әйтә. Айзирәк. Табышмак әйтәм, Ягез, кем таба? Иң тапкыр кеше Чыксын уртага. Борһан. Кичә Айга барып кайттым, Бүген... -
23 сентябрь 2019 06:33
Танылган шагыйрь Ренат Харис белән искиткеч җылы очрашу
1201 тапкыр укылган тулырак укырга...Милли музейда @tatar_museum танылган шагыйрь Ренат Харис белән искиткеч җылы очрашу булды. Шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен тыңларга, үзе белән якыннан күрешергә кем генә теләмидер. Бу юлы да Ренат абый белән якыннан танышырга Казан шәһәренең 2 татар гимназиясе @tatargym2 укучылары бик теләп килде. Укучыларыбыз яраткан шагыйренә үзләренeң кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм шигырьләрен... -
17 сентябрь 2019 13:02
Акыл теше кемгә чыга?
1268 тапкыр укылган тулырак укырга...
Абый нигә дәшми дисәм, Ник яңагын тоткан дисәм, Бүген аңа Акыл теше чыккан икән! Сорадым мин әниемнән: — Акыл теше кемгә чыга Әни әйтте: — Әйткән сүзне тыңлаучыга. Сорадым мин әтиемнән: — Акыл теше кемгә чыга? Әти әйтте: — Үз сүзендә торучыга. Сорадым мин әбиемнән: — Акыл теше... -
17 сентябрь 2019 12:48
Шәвәли сәгате
1196 тапкыр укылган тулырак укырга...
Миңа булды бит әле Әтиемнең сәгате! Сәгате дә сәгате — Әйбәтнең дә әйбәте! Әйтерсең лә яхшы ат, Чаба гына, сыптыра — Өйдә ничә сәгат бар, Һәммәсен узып тора! Шәүкәт Галиев -
17 сентябрь 2019 08:53
Ак төнбоек
1361 тапкыр укылган тулырак укырга...
Хикәя кыскартып алынды. Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде. Әниләренең эшкә киткәннәрен генә саклап торалар да, әллүк Каран буена. Камышлар арасыннан кыр үрдәкләрен табып булмаган шикелле, аларны да эзләп таба алмыйсың. Иреннәре күгәргәнче, тешләре тешкә бәрелгәнче судан чыкмый алар. Гадилә йөзәргә бик ярата иде. –... -
17 сентябрь 2019 08:18
Тәртипсез малай
1212 тапкыр укылган тулырак укырга...
Хикәя Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде. Дөресрәге, аны кемдер төртеп кертеп җибәрде. Малай артыннан ук кызарынган-бүртенгән Самига Гариповна күренде. —... -
17 сентябрь 2019 07:55
Вакыт кая киткән?
1204 тапкыр укылган тулырак укырга...
Әти миңа өй җыештырырга кушты. Мин: «Вакытым юк», – дип, телевизор каршысына барып утырдым. Әни: «Телевизор карарга вакытың бар икән?» – дип әйтеп куйды. Ә телевизор карарга вакыт кирәк түгел иде. Өй җыештыра башласаң, теләсә кайда аунап яткан уенчыкларны алып куярга кирәк. Өйнең бер почмагына барганчы вакыт уза, уенчыклар тартмасы... -
16 сентябрь 2019 13:41
Әби турында шигырьләр
2281 тапкыр укылган тулырак укырга...
Әбине җәлләп кенә (Р.Вәлиева) Ерак түгел арабыз Әбиләргә барабыз Барабыз җәйләп кенә Әбине җәлләп кенә Машиналар ак кына Утырам җайлап кына Китәбез инде менә Әбине җәлләп кенә Җиләкләр пешкән чакта Яңа бал төшкән чакта Безнең килгәнне күреп Әби чыга йөгереп Бер елмая, бер көлә Орчыктай бөтерелә Әле катыгын китерә Әле...