Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 27 декабря 2019 11:54

    Актырнак белән Назбикә. Җәүдәт Дәрзаман әкияте

    Минем Актырнак исемле көчегем белән Назбикә исемле песи балам бар. Икесе дә шундый матур! Икесе дә йомгак шикелле инде менә. Бергәләшеп уйный башласак, чыдап кына тор! Өйнең асты өскә килми торып, туктау юк. Мин кайчакларда бик тиз арыйм. Актырнак белән Назбикә уйный бирә. Ничек армый торганнардыр инде. Алар өйне туздыра,...
    1144 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 16 декабря 2019 11:57

    Эреп бетәрме?

    Итек Бүген уйнарга чыктым мин Киез итекләр киеп. Сөенәм: Әтием алган Җып-җылы итек! – диеп. Су читендә бер каз тора, Тәпиләре ак карда. Бу салкында ялан тәпи, Ай-яй, карны таптарга! Тиз генә өйгә йөгердем. – Әти дә моны белсен. Каз аягына ярарлык Бер итек алып бирсен! Эреп бетәрме? Ай-яй быел...
    837 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 ноября 2019 08:54

    «– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды»

    ... Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән...
    800 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 октября 2019 06:37

    Йокы бабай

    Йокларга яратмый торган бер Бала булган, ди. Кичен караңгы төшкәч, әннәсе яки әттәсе, бабакае яки әбекәе аны караватка утыртуга, теге Бала: — Мин ятмыйм! Мендәр бә-әк! Йокы бә-әк! Бә-әк! — дип акыра-бакыра елый башлый икән. Ә бер кичне аның бу ямьсез сүзләрен ап-ак сакаллы Йокы бабай үзе ишетеп торган һәм,...
    950 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 11:17

    Рәхмәт өчен түгел

    Дәү әниләр күршесендә нәселсез, гади генә бер эт бар. Андый этне өйрәтеп булмый, диләр. Ләкин ул бик акыллы этләрдән дә акыллырак булып чыкты. Бөтен авыл тыныч йоклап яткан таңда шул этнең һаулап өргән тавышы ишетелде. Маэмай, өрә-өрә, бер өйдән икенчесенә чаба икән. Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. Чынлап та, шулай...
    921 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 октября 2019 07:59

    Минеке, тимә!

    Хикәя Гөлгенәнең уенчыклары бик күп. Тик бергә уйнарга иптәше генә юк. Бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малае Фәритне чакырды. Алар башта бик тату уйнадылар. Шунда матур бер уенчыкка Фәритнең күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә чырылдап кычкырып җибәрде: — Минеке, тимә! Аш бүлмәсеннән әбисе килеп чыкты. — Алай...
    997 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 22 октября 2019 09:46

    Равил Фәйзуллин шигырьләре

    Итек Бүген уйнарга чыктым мин Киез итекләр киеп. Сөенәм: Әтием алган Җып-җылы итек! – диеп. Су читендә бер каз тора, Тәпиләре ак карда. Бу салкында ялан тәпи, Ай-яй, карны таптарга! Тиз генә өйгә йөгердем. – Әти дә моны белсен. Каз аягына ярарлык Бер итек алып бирсен! Эреп бетәрме? Ай-яй быел...
    900 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 18 октября 2019 11:45

    Асия Юнысова шигырьләре өч телдә

    875 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 18 октября 2019 11:20

    Әтәч (Муса Җәлил)

    Таң ата бугай, Әтәч кычкыра: — Кикрикүк, Кикрикүк! Йә сузып кына, Йә бик еш кына: — Кикрикүк, Кикрикүк! Аңа кушыла Башка әтәчләр: — Кикрикүк, Кикрикүк! Картлар артыннан Шаулаша яшьләр: — Кикрикүк, Кикрикүк! Без дә уяндык Әтәч тавышына: — Кикрикүк, Кикрикүк! Бакчага килдек, Ашыга-ашыга: — Кикрикүк, Кикрикүк! 1936 ел
    1588 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 11 октября 2019 13:25

    Равил Фәйзуллин шигырьләре

    Безнең ил Карталарда безнең илне Буяганнар алсуга. Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай булып, Иң башта бездә чыга. Сөт Сөтне сыер бирә икән, Әни шулай дип әйтә, Үзе иртүк бидон тотып Кибеткә ыгып китә. Көн дә – көн дә барып йөрү Кыендыр бит әнигә; Кибеттән алып сыерны Өйдә саумый...
    1037 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 09 октября 2019 07:17

    Самими теләк

    Яшәгән ди, булган ди ике дус. Алар бик яхшы аерылмас дуслар булганнар, ләкин икесе ике төрле. Бер-берсенә охшамаганнар. Берсе бик көчле һәм батыр, ә икенчесе зәгыйфь, куркак булган һәм бик еш авырган. Башка балалар урамда футбол, хоккей һәм куышлы уйнаганда, икенче дус өйдә утырган һәм башкаларның ничек уйнаганнарын тәрәзәдән генә...
    834 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 октября 2019 13:13

    Такыя кигән Мөбарәк

    Беренче сөйләм Бер тапкыр Мөбарәк исемле бер малай урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән. Басманы чыккан да Мөбарәк тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер күпергә барып җиткән бу. Күперне чыккач, урманга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач,...
    850 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 октября 2019 08:40

    Көзге яфраклар җыры

    Җәй буена яшел идек, Җәйне бизәгән идек. Саргаештык, кызарыштык Төсле күбәләк кебек. Кояш үпкән алмалар да Кызара бит, баллана. Без дә, кояш иркәләре, «Көз» дигән картинасын Язышабыз урманга!.. Зиннур Хөснияр Фото pixabay.com
    937 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2019 12:42

    Тамчы

    Корылыктан әлсерәгән иген кырлары өстенә яңгыр болыты күтәрелде. Тамчыкай иптәшләренә болай диде: —  Күрәсезме, игеннәр безне ничек көтәләр, безне сәламләп, башларын селкетәләр. Сусаганнар алар — корыганнар. Зарыгып, безне көтеп торганнар. Игеннәргә дым кирәк, югыйсә, булырлар алар бик сирәк. Явыйк, явыйк, кырларны һәлакәттән коткарыйк! Шыбыр-шыбыр яңгыр яварга кереште. Тамчыкай җиргә сикереп...
    881 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 октября 2019 11:18

    Һәркемнең үз эше

    Көннәрдән беркөнне куян белән маймыл очрашканнар да бер-берсе белән дус булышканнар. Аннан соң бер-берсенең начар гадәтләрен бетерү өчен, куян як-якка карамаска, маймыл бер дә кашынмаска дип үзара сүз куешканнар. Куян як-якка карамыйча ярты көн түзгән, артык чыдый алмагач, хәйләгә сабышкан: — Мин шулай-шулай урта яшьләрдә вакытта, куян халкы белән бүре...
    929 тапкыр укылган тулырак укырга...