Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 ноябрь 2020 13:56
Рольләргә бүлеп сөйләү өчен шигырьләр
1170 тапкыр укылган тулырак укырга...Аю – Кая юл тоттың, Аю? – Калага – чыршыларга. – Чыршылар сиңа нигә? – Яңа ел каршыларга. – Ә соң кая куярсың? – Урын булыр, анысы. – Урманда чыршы юкмы? – Җәл шул урмандагысы. Григоре Виеру, Молдава шагыйре Мәче нигә мыеклы? –Әни, әни, әйт әле, мәче нигә мыеклы? –Тычканнарны... -
17 ноябрь 2020 13:55
Әниләргә багышланган шигырьләр
1455 тапкыр укылган тулырак укырга...Бүген әниләр бәйрәме Нигә бүген бутен җирдә Чәчәкләр балкый бездә, Нигә кояш көлеп карый, - Беләбез һәммәбез дә. Бүген әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар. Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Теләгем бар минем... -
17 ноябрь 2020 11:17
Кар бабай кая киткән?
1195 тапкыр укылган тулырак укырга...
Алсу белән Марат кар бабай ясарга булганнар. Кар тәгәрәтә башлаганнар. Тик күпме тәгәрәтсәләр дә, кар ябышмый, тарала да китә, ди. Шуннан соң Алсу елап җибәргән. Кар бабайны бик тә ясыйсы килгән шул аның. Марат әйткән: – Ярар, кар бабай үзем булам! – дигән. Алсу куанычыннан кулларын чәбәкләгән. Марат баскан, Алсу... -
11 ноябрь 2020 12:38
Һөнәрләр турында шигырьләр
1344 тапкыр укылган тулырак укырга...
Һөнәрләр турында шигырьләр Кем кем була? Илшат мөгаллим була, Илдар зур галим була. “Кибет ачам берүзем!” – Диеп куйды Гөлйөзем. “Бизнесмен!” – диде Марат, Хәйләкәр генә карап. Депутат була Таһир, Ул күп сөйләргә маһир... Үскәнен көтә-көтә, Илгиз автобус “йөртә”. Айгөл билет сатачак... Йолдыз өйдә ятачак... Ник эндәшми соң? Нигә?.. Озак... -
11 ноябрь 2020 10:29
Яңа елга багышланган шигырьләр
1379 тапкыр укылган тулырак укырга...
Бәйрәмнәр кирәк безгә!.. Кыш килде Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Һава саф – рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын, Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын. Мостафа Ногман Кыш бабай килгән Безгә Кыш бабай килгән, Яңа ел алып килгән. Капчыгына күп итеп... -
06 ноябрь 2020 08:20
Яшел койма артында
1148 тапкыр укылган тулырак укырга...
Казан артындагы авылларның берсендә яшел коймалы бик матур йорт бар. Ул йортның ишегалдында кояш кебек сап-сары түп-түгәрәк чеби яши. Аның исеме – Чәнти. Чәнти бармак кебек кечкенә булганга, әнисе аңа шундый исем биргән. Чәнти – бик кызыксынучан чеби. Яшел койма артында ниләр барлыгын бик беләсе килә аның. Анда әнисе Чуарбикәнең... -
03 ноябрь 2020 10:38
Җан бәясе
1025 тапкыр укылган тулырак укырга...
Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Ул җәйне әткәй каяндыр көчек алып кайтты. Бияләй кадәр генә көчек. Әле дә хәтерлим: борынында ак тап бар иде. Кайсыдыр аягына да ак оекбаш “кигән” иде. Ә күзләре! Шундук яраттыра торган нурлы, җанлы иде алар, чын кешеләрнеке, дөресрәге, балаларныкы төсле... Үз ишем кебек күреп, берничә... -
26 октябрь 2020 13:40
Кыш бабай
1622 тапкыр укылган тулырак укырга...
Кыш бабай, Кыш бабай, Безгә бик таныш бабай. Сакал-мыек ап-актан, Килгән безгә ерактан. Бүләкләр алып килгән, Бүреген кыңгыр кигән. Әйлән-бәйлән уйната, Биетә һәм җырлата. Әхмәт Рәшит -
26 октябрь 2020 13:29
Салкын саф һава
1726 тапкыр укылган тулырак укырга...
Салкын саф һава, Йомшак кар ява. Урамга чыксаң, Битләр кызара. Кар бөртекләре Өстеңә куна, Үзләре матур Һәм салкын була. Әминә Бикчәнтәева -
21 октябрь 2020 13:55
Ренат Харис шигырьләре
1828 тапкыр укылган тулырак укырга...
Ботка Газлы зәп-зәңгәр утта Әни пешерә ботка. Юган ярмасы – сары, Исеме була – тары. Ярманы суга салды, Суны кайнатып алды. Сөт өстәде аннары, тоз өстәде аннары, май өстәде аннары, һәм ботка булды тары. Башмак кигәндә Менә безнең уң башмак, Менә безнең сул башмак, Уңын киябез... -
19 октябрь 2020 13:35
Әни турында шигырьләр
7968 тапкыр укылган тулырак укырга...
Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,... -
16 октябрь 2020 13:47
Тыныч йокы!
1734 тапкыр укылган тулырак укырга...
Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев -
16 октябрь 2020 13:33
Дәү әнигә күчтәнәч
1972 тапкыр укылган тулырак укырга...
Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев -
12 октябрь 2020 10:50
Аюым
1377 тапкыр укылган тулырак укырга...
Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым. Һаман ачык Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү, Бәлли-бәү, Һаман ачык Күзләрең. Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең Күк йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү Йомылган Үз күзләрем.... Жәүдәт Дәрзаман -
09 октябрь 2020 12:55
Беренче адымнар
1334 тапкыр укылган тулырак укырга...
Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари