Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
19 октябрь 2020 13:35
Әни турында шигырьләр
9371 тапкыр укылган тулырак укырга...
Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,... -
16 октябрь 2020 13:47
Тыныч йокы!
2175 тапкыр укылган тулырак укырга...
Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев -
16 октябрь 2020 13:33
Дәү әнигә күчтәнәч
2455 тапкыр укылган тулырак укырга...
Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев -
12 октябрь 2020 10:50
Аюым
1744 тапкыр укылган тулырак укырга...
Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым. Һаман ачык Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү, Бәлли-бәү, Һаман ачык Күзләрең. Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең Күк йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү Йомылган Үз күзләрем.... Жәүдәт Дәрзаман -
09 октябрь 2020 12:55
Беренче адымнар
1707 тапкыр укылган тулырак укырга...
Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари -
09 октябрь 2020 12:11
Тук-тук
1640 тапкыр укылган тулырак укырга...
— Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! — Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. — Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. — ... -
01 октябрь 2020 12:24
Бармаклар
1576 тапкыр укылган тулырак укырга...
Уң кулда биш бармак бар, Сулында да биш бармак. Ике кулдагын да кушсаң Ничәү була, уйлап тап! Аяк саен бишәр бармак — Аларын да саныйк без. Ә соңыннан бөтенесен Бергә кушып карыйк без. Гөлфия Юнысова -
01 октябрь 2020 12:00
Хәрәмләшү
1533 тапкыр укылган тулырак укырга...
Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын, җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр. Айнур... -
30 сентябрь 2020 12:01
«Укытучым»
1534 тапкыр укылган тулырак укырга...
Барыбызга бер генә, Белмим, ничек өлгерә. Үзе шундый сөйкемле, Нәкъ әнием шикелле, Шат йөзле... -
28 сентябрь 2020 13:20
Бишек янында
1886 тапкыр укылган тулырак укырга...
(Халык авыз иҗаты) Әлли-бәлли ит, улым, Карлыгачым, былбылым. Тыңла минем сүземне, Йә, йом, бәгърем, күзеңне. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Бигрәк елый бәбкәсе, Нигә кайтмый әнкәсе? Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Бәбкәсенә бүләккә. Ау, балам, вау, балам, Сине бишеккә салам. Йокла, йокла тынычлап, Бәхетле бул, багалмам. Әлли итәргә... -
28 сентябрь 2020 10:53
Эшче абый
1647 тапкыр укылган тулырак укырга...
Люция бар нәрсәне дә белергә тырыша. Аның бер белгән соравы бар: «Кем ясаган да, кем ясаган?» Менә бүген дә, киез итекләрен кия-кия, әтисеннән сорады: — Әти, киез итекләрне кем ясаган? — Эшче абыең баскан, кызым. Балаларның аяклары туңмасын, дигән. — Ә бүрекне кем ясаган? — Эшче әбиең теккән, кызым.... -
25 сентябрь 2020 11:51
Ипинең җаны бармы?
1463 тапкыр укылган тулырак укырга...
(Балачак хатирәсе) Әниебез ипине тәмле пешерә. Шулкадәр тәмле пешерә, әтиебез еш кына: - – Карале, Нәзилә, син ипиеңә берәр нәрсә саласыңмы әллә, бигрәк тәмле! – ди. - – Әйе... -
03 сентябрь 2020 07:32
Әминә Бикчәнтәева шигырьләре
1525 тапкыр укылган тулырак укырга...
Бии-бии үс, әйдә (Нәниләрне биетү такмагы) Ары да килеп биисең, Бире дә килеп биисең, Яңа гына тәпи йөреп Киткәнеңне белмисең. Бигрәк матур биисең шул Кечкенә Гөлсинәбез, Егылсаң да еламыйсың, Сине шуңа сөябез. Сиңа бер яшь тулганына Өч ай гына бит әле, Биеп кенә, җырлап кына, Тизрәк үсеп җит әле. Туп... -
01 сентябрь 2020 10:13
Батыр әтәч
1471 тапкыр укылган тулырак укырга...
(Татар халык әкияте) Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер Бабай. Бу Бабайның бер кызы һәм бер Кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу. Көннәрдән бер көнне Бабай үзенең Кызын болынга Кәҗәсен көтәргә җибәргән. Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән дә кичкырын гына алып кайтып,... -
27 август 2020 10:12
Кем тизрәк үскән?
1230 тапкыр укылган тулырак укырга...
Матур, кояшлы яз. Кечкенә Фәритнең әтисе — бакчачы. Ул бакчасына помидор, кыяр, шалкан, кәбестә һәм тагын әллә нинди яшелчәләр утырта. Менә кәбестә үсентеләре. Әтисе аларны рәт-рәт итеп утыртып бара, әнисе аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Әтисе моңа бик шат. Алар кәбестәне кичке якта...