Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

26 июнь 2020 яңалыклары

  • 26 июня 2020 13:47

    Гөлназ Габиева: «Онлайн рәсем дәресе безнең өчен чын табыш, киләчәктә дә «Салават күпере» журналы мондый чараларны күбрәк үткәрсен иде».

    Бүген “Татмедиа” медиалабораториясе – “Салават күпере” журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды. Зум платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 300дән артык бала катнашты. “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге мондый дәресләр атна саен уздырыла....
    156 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:57

    Нәрсә бүләк итәргә?

    Сукоярга шаккатыргыч бүләкләр ошый. Әйтик, аромалампа, шәмдәл. Берәр спектакльгә билет. Фейерверклар, тылсымчы калфагы да бара. Кирәкле, стандарт әйберләр бүләк итмәскә! Балык хыялга бай бүләккә сөенер. Яңа фильм, диск, картина, фотоаппарат – иҗат белән бәйле әйберләр. Буш, зәвыксыз әйбер ала күрмәгез! Кучкар тавыш чыгара торган, күңелле әйберләр ярата. Әйтик, барабан таяклары,...
    126 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:48

    Нәрсә файдалы?

    • Балык ашау файдалымы? Балыкта, бигрәк тә аның майсыз төрләрендә, аксым, витаминнар, минераль матдәләр күп. Аны ашказаны асты бизе авыртканда, атеросклероз вакытында куллану уңай нәтиҗә бирә. • Нинди боткалар аеруча файдалы? Солы, манный, тары, карабодай боткалары файдалы. • Сөт һәм сөт ашамлыкларының нинди файдасы бар? Сөт, кефир, эремчек сәламәт кешеләргә...
    140 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:35

    Күл табышмагы

    Әрмәнстанда зур бер күл бар. Аның исеме биш хәрефтән тора. Шушы хәрефләрдән файдаланып, биш географик атама төзеп карагыз. Алар түбәндәгеләр: 1. СССРның төньяк-көнбатышында пароходлар йөри торган елга. 2. Франциядәге иң зур елгаларның берсе. 3. Висла елгасының уңъяк кушылдыгы. 4. Кече Азиядәге зур күл исеме. 5. Европа дәүләтләренең берсендә башкала исеме.
    123 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:18

    Күңелле тәнәфес

    1. Борынгы заман сәгате. 2. Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. 3. Нинди җәнлек исеменең беренче хәрефен “у”га алыштыруга еланга әйләнә? 4. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? 5. Кара мәче нинди ишектән керә? 6. Нинди сорауга бервакытта да “Әйе” дип җавап биреп булмый? 7. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? 8. Нинди...
    155 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 11:09

    Юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

      Тест: 1. Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга икәнен беләм: А. Кырыйдан. Б. Алгы ягыннан. В. Артыннан.     2. Трамвайдан төшкәч, аны кайсы яктан әйләнеп үтәргә икәнен беләм: А. Нәкъ автобустагы кебек. Б. Белмим. В. Алдан.     3. Бу юл билгесе нәрсәне аңлата? А. Монда юл аша...
    165 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 10:37

    Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?

    Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар.  Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Июль аенда җыярга мөмкин булган файдалы үләннәр исемлеген тәкъдим итәбез. Җир җиләге Матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы. Кырлыган...
    137 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 08:54

    Күңелле гимнастика

    0-3 ай Бала сәламәт булганда, 2 ай тулгач, аңа гимнастика ясата башларга мөмкин. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү яхшы. Күнегүләр санын һәм аның дәвамлылыгын табиб билгели. Гимнастика белән һәр көнне билгеле бер вакытта, ягъни ашатканнан соң 1 сәгать үткәч шөгыльләнергә киңәш ителә. *Балага башта иң гади күнегүләр ясатыгыз, мәсәлән, кулларны...
    132 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 07:53

    Тавык белән Сарык

    (Болгар халык әкияте) Бер Тавык беркөнне күкәй салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган: — Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак күкәй салдым! — дигән. Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур...
    137 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 07:29

    Әминә Бикчәнтәева шигырьләре

    Туп-туп тубыбыз   Туп-туп тубыбыз, Син — безнең матурыбыз, Тишмәбез дә югалтмабыз, Оста тота кулыбыз. Рөстәм, сиңа да бирәбез, Әйдә, уйныйбыз бергә, Кирәк аны, чөеп-чөеп, Тотып ала белергә. Туп сикерә, син дә сикер, Тыпыр-тыпыр тыпырда, Дуслар белән уйна бергә, Читтә генә утырма.   Беренче адым   Камил әле бик кечкенә,...
    462 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 июня 2020 06:29

    Җырлар, юаткычлар, эндәшләр

    Җиләк җыям, как коям Дәү әнигә бүләккә. Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк икән. * Кәккүк, чыпчык, Тәрәзәдән очып чык. Галиянең өстенә Матур күлмәк биреп чык. * Кәккүк, чыпчык, Минем матур кызыма Тәмле прәнник Калдырып чык. * Алтын, алтын, алтыным, Минем йөрәк ялкыным. Уян, бәбкәм, күз нурым, Кояш булып балкырмын....
    265 тапкыр укылган тулырак укырга...