Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар

  • 26 марта 2024 10:25

    Рамазан ае турында шигырьләр

    Хәерле көн «Салават күпере» журналы. Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 29 нчы имназиясендә укучы 2В сыйныф укучылары хат яза. Безнең сыйныф иҗат белән шөгыльләнергә яратучы балаларга бик бай. Шигырьләр язарга бик тә яратабыз. Рамазан ае турында берничә шигыребезне сезгә дә язып җибәрергә уйладык. Рәхим итеп укыгыз!
    702 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 23 января 2024 11:15

    «Тургай» канатлар куя

    Якты, матур, иркен, рәхәт Безнең бакчабыз «Тургай». Бакчабызны белгәннәрнең Фикерләре тик уңай.
    706 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 мая 2021 13:50

    Тукай бәйрәме

    Казан шәһәре Идел буе районында урнашкан 383 нче балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан  бәйрәм чарасы булып узды.  
    730 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 апреля 2021 10:54

    Могҗизалы юллар

    Кояш чыккан матур көндә Ятмыйм мин өйдә бер дә. Иртүк барам бакчага Әнием белән бергә.   Тукталышка хәтле җәяү, Зур юл аша чыгабыз. Светофорның яшел утын Көтеп сабыр торабыз.   Яшел янгач, уңга карап, Аннан соң карап сулга Әнинең кулын җибәрми Атлыйм мин горур алга!   Могҗизалы юллар көтә, Һәр...
    571 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 18 февраля 2021 07:00

    «Без Тукай оныклары»

    Быел Республикабызда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» игълан ителде. Бөек шагыйребез Г.Тукай тууга 135 ел. Шул нисбәттән безнең балалар бакчасында китапханәче Юсупова Надия Ризван кызы катнашында «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үтте. Надия апабыз безне Г.Тукай әсәрләрен яктырткан китаплар белән таныштырды. Әкият, шигырьләрен укыды, «Нәни Апуш»ның...
    654 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 февраля 2021 13:05

    Файдалы киңәш

    «Салават күпере»н әүвәл Рәхәтләнеп укыймын. Бар битләрен укып чыккач, Мультикларын карыймын.     - Нинди мультик булсын анда, Кәгазь журнал эчендә, Моны уйлап чыгардыңмы, Күрдеңме син төшеңдә?!.     - Юк, шул! Бит эченә мультик Яшерелгән бик әйбәт, Тик смартфон аларны таба «КОАР» код аша, әлбәт.     Өстәмә шуны...
    623 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 февраля 2021 07:29

    Туган телем – татар теле

    Туган тел! Бер карасаң, бу сүзтезмә бик гади, ә икенче яктан карасаң, бу сүзләр җыелмасында күпме мәгънә табарга була. Чөнки татар теле ул- татар кешесенең тормыш чыганагы hәм белем чишмәсе. Татар теленең тарихын, кагыйдәләрен өйрәнү миңа бик кызык һәм ошый. Минем уйлавымча, татар теленә өйрәтү - ата-ананың иң зур бурычы...
    605 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 февраля 2021 07:19

    Гөбәдия

    Әнием белән икәүләп Гөбәдия пешердек. Татар ашы бәйрәменә Күчтәнәчкә китердек.   Алдан баллы корт салынды, Аннан дөге сибелде. Йомырка, йөзем җимеше Рәт-рәт булып тезелде.   Ашагыз әле яратып Бик тәмле дия-дия Татар халык ашларының Патшасы гөбәдия!                   Хәлимова Алсу Фәрид кызы. 99 нчы балалар бакчасы, Казан шәһәре.
    621 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 февраля 2021 10:04

    Минем ял көннәрем...

    Ял көннәрен мин сагынып көтеп алам. Укып алҗыганнан дип уйлый күрмәгез. Мин укырга да бик яратам. Без беренче сыйныфта булгач, атнага биш кенә көн укыйбыз бит. Мин ял көннәрен әнием белән бергә уздырганга яратам. Чөнки әнинең дә эшкә барасы юк, мин дә өйдә. Иртән тору белән юынып, зарядкалар ясагач, мин...
    1386 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 февраля 2021 09:59

    Февраль каникулына китәбез

    Мин яңа ел ялларын зарыгып, сагынып көтеп алдым. Бигрәк озын яллар дисәк тә, бик тиз генә үтеп тә киттеләр ул ял көннәре. Мин бер дә тик тора торган малай түгел. Каникулда укытучы апам биргән китапларны укыдым. Көннәр буена урамда чана-чаңгы шудым. Әтиемә кар көрәргә булыштым, әниемә дә өйдә ярдәм иттем....
    871 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 февраля 2021 09:52

    Кар көрәү авыр эшме?

    Мин кышның салкын көннәрен яратам, чөнки андый көннәрдә кар яумый. Кар яумагач, кар да көрисе юк. Кар көрәү авыр эш булмаса да, ихатабыз зур булгач, шактый маташырга туры килә. Кайбер көннәрне кар көри торгач, караңгылар төшеп бетә. Җәй көннәре кебек үк, кышның да һәр көне файдалы уза бездә. Йорт эшләре...
    841 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 февраля 2021 08:14

    Карга боткасы

    Татарский народный обряд «Карга боткасы». Сценарий. Опыт адаптации литературного и музыкального материала, особенности постановки в детском саду Театрализация народного календаря является одной из актуальных форм работы в детском саду. В течение года, мы проводим довольно много развлечений на улице. Большое место в их числе занимают народные праздники. Так у нас,...
    1378 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 февраля 2021 07:48

    Ни өчен Ләкләкнең каурыйлары ак?

    Борын-борын заманнан барлык кошларның каурыйлары ак булган. Ә аларның бер-берсеннән бик тә аерылып торасылары килгән икән. Кошлар сазлыкта бер бака яшәгәнен һәм аның пумаласы, буяулары барлыгын белгәннәр дә, аның янына килгәннәр. Бака кошларны төрле төсләргә буйый башлаган: кызылтүшкә алсу күкрәк, песнәккә – сары, тавис кошына - аллы-гөлле койрык ясаган. Рәссам –...
    756 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 02 декабря 2020 11:49

    Син төсләрне таныйсыңмы?

    Перчаткага биш төрле төймә тагыла. Һәм шуны кулына киеп бала карточкадагыча дөрес итеп күрсәтергә тиеш. Бу уен белән бала төсләрне танырга, дөрес итеп карточкадан күрсәтергә тиеш. Карточкаларны каплап куеп та уйнарга була. Баланың истә калдыру сәләтен ныгыта. Сабы районы Кыңгырау балалар бакчасы тәрбиячесе Шагеева Зәлия Илсур кызы.
    667 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 02 декабря 2020 07:04

    Безнең уңышларыбыз!

    «Балаларда туган телдә белем һәм тәрбия бирү буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесенең беренче этабында катнашып безнең балалар бакчасы җиңү яулады һәм бәйгенең алдагы этабына ия булды. Бәйгенең беренче этабында жюри балалар бакчасында туган телдә белем һәм тәрбия бирү торышы турында электрон мәгълүматлар белән таныштылар, икенче этабында жюри комиссиясе...
    646 тапкыр укылган тулырак укырга...