Гөлназ Ярмиева автор яңалыклары
-
05 сентябрь 2023 07:40
Әбиләрдә кунакта
1173 тапкыр укылган тулырак укырга...Беркөнне әни миңа: — Кызым, Гөлгенә, яратканым син генә, кил, әйдә, киен, әйдә, әбиләреңә барабыз, бүләк илтеп кайтабыз, — диде. Мин бик шатландым. Шатлыгымнан җырлый да башладым. — Барабыз, барабыз, әбиләргә кунакка! Әни дә мин, без икәү, киттек әбиләргә, әбиләр бездән еракта торалар. Безнең капканы чыгасың — бер, Маратлар капкасы... -
03 сентябрь 2023 08:18
Кечкенә Миләш
1336 тапкыр укылган тулырак укырга...Кечкенә Миләш үзен ялгыз тойды. «Минем яныма беркем дә килми», — дип уйлады ул. Күңеле йомшарып, хәтта елап ук җибәрде. Сары Күбәләк аның елавын ишетте дә: — Ник елыйсың, Миләш? — дип сорады. Миләш аңа: — Мин ялгыз, минем яныма беркем дә килми... — диде, үкси-үкси. — И елак, син... -
02 сентябрь 2023 08:09
Әлифбам
1216 тапкыр укылган тулырак укырга...Китап кибетенә без Әтием белән барып, Матур тышлы өр-яңа Әлифба сатып алдык. Ачып карагач аны, Мин шатландым тагын да, Андагы хәрефләрнең Өйрәнермен барын да. Сумкага салып аны, Мин мәктәпкә барырмын. Дөрес итеп сүзләрен Тезеп укый алырмын. Рәсеме дә күп икән, Шундый кызык карарга. Саклап кына тотармын, Яңа торыр һаман да.... -
01 сентябрь 2023 07:50
Белем бәйрәме котлы булсын!
1077 тапкыр укылган тулырак укырга...Әхмәтнең укыйсы килә Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? – ди, – Тиз-тиз генә үссәм икән», – ди. «Улым, ашыкма, – ди әнисе. – Кечкенә бит, яшь бит әле син. Бер елдан соң йөри башларсың». «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң? Иртәгәме? Берсекөнгәме? Көннәр салкынайгач, көзгәме? Әйт тә әйт!» – ди Әхмәт.... -
31 август 2023 10:09
Мәктәпкә барасы бар
1109 тапкыр укылган тулырак укырга...Туйганчы уйнар идем дә, Минем шул вакытым тар, Иртәгә «биш»ле алырга Мәктәпкә барасы бар. Әтәчебез сизәр микән — Бик иртә торасы бар. Сез дә озак йокламагыз — Мәктәпкә барасы бар Киләчәктә Туган илдә Зур юллар саласы бар. Ә хәзергә, соңламыйча, Мәктәпкә барасы бар. Гәрәй Рәхим -
30 август 2023 10:04
Татарстаным минем
1152 тапкыр укылган тулырак укырга...Татарстаным минем Ренат Харис Син безне тудырдың, үстердең, Тик сиңа бурычлы мәңге без. Юк бит ул тагын бер синдәй җир — Язың — яз! Җәең — җәй! Көзең — көз! Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең — Улларың, кызларың — баһадир. Сокланмый мөмкинме соң сиңа — Суың — су!... -
29 август 2023 07:08
Рөстәм Мингалим шигырьләре
1127 тапкыр укылган тулырак укырга...Энем бар Шатлыгым бар – өем бар, Әтием-әнием бар. Минем гармуным да бар, Гармун кадәр энем бар. Энем мине ярата, Мине күрсә – гел көлә. Еласамы? Еласа ул – Сызып кына җибәрә Гармун тавышы белән. Дусларың гына булсын! Егылсаң торып була, Торсаң йөгереп була Йөгерсәң җитеп... -
28 август 2023 06:59
Мәкальләр, әйтемнәр
1142 тапкыр укылган тулырак укырга...* Рәхмәт кемгә дә рәхәт. * Кош – канаты белән, кеше дуслары белән көчле. * Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма. * Кешегә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз. * Татлы тел аюны да биетә. * Теле татлының дусты күп. * Тыйнаклык кешене бизи. * Бер ялганласаң, икенче дөрес сүзеңә дә ышанмаслар. *... -
24 август 2023 15:23
Бармак уеннары
1108 тапкыр укылган тулырак укырга...Бармак уенарында һәр бармакка исем кушыла. Чәнти бармак – баланың үз роле. – Бармак, бармак, Кайда булдың? – Бу абый белән Урманга бардым. Бу абый белән Кырда йөгердем. Бу абый белән Ботка ашадым. Бу энем белән Җыр җырладым. Олыга – утын ярырга, Ә сиңа – чыгып алырга, Уртага – мичкә ягарга, Ә... -
23 август 2023 15:09
Тел шомарткычлар
1021 тапкыр укылган тулырак укырга...Акыл өстим Икеләнсәм хаклыгыма, Барам да мин акыллыга, Киңәшләшеп аның белән, Акыл өстим акылыма. Хаклы булсаң гына Хаклык эзлә ышансаң тик Хаклыгыңа: Хаклык эзләргә хаклы тик Хаклы гына. Тик эш кенә Үз ишен ише көтә, Эшлене эше көтә. Кешене тик эш кенә Эшлекле кеше итә. ... -
22 август 2023 14:47
Табышмаклар
1091 тапкыр укылган тулырак укырга...Безне шушы сүз белән, Атап йөртә өлкәннәр. Ләкин шушы исемне, Алар да бит йөрткәннәр. Бала Туксан тугыз күзле ул, Көн дә сыйлый безне ул. Үзе сары чикмәнле, Сые исә бик тәмле. Бәрәңге Зыр-зыр итеп әйләнде дә Сыртындагы калагы, Кинәт куккә күтәрелде, Тимер энә карагы. Вертолёт Сабакларым энәле, Миңа кагылма, яме.... -
21 август 2023 14:31
Канатлы куян
1091 тапкыр укылган тулырак укырга...Бабайларга бардым бүген, Кичә кайттым. Кайткан чакта, үземнән зур Алтын таптым. Түш кесәмә салып аны, Очам гына, Куып җитсә җитәр иде Кошлар гына. Сизмәгәнмен алтын төшеп Калганын да, Үзе әйткәч, белдем куян Алганын да. «Эзләп йөрмә, миндә хәзер Алтының», — ди. «Китер», — дигәч, «Алтын икән акылың», — ди.... -
19 август 2023 10:40
Төлке белән Аю
1054 тапкыр укылган тулырак укырга...(Мари халык әкияте) Бервакыт Төлке белән Аю юлда калач табып алганнар. Урман йортына кереп, калачны урталай бүлгәннәр: яртысы - Аюга, яртысы Төлкегә тигән. Төлке үз өлешен шундук ашап бетергән. Ә Аю кабып кына караган да соңрак ашарга калдырган. Йокларга яткан болар. Аю хырылдый башлауга, Төлке аның өлешен дә ашап куйган.... -
18 август 2023 08:15
Казахлар
1109 тапкыр укылган тулырак укырга...КИЕМ. Ир-атларда – калпак яки түбәтәй, күлмәк, ыштан, халат (чапан), күн яки киез итек. Хатын-кызларда – саукеле яки кимешек, күлмәк, камзул, читек. ТЕЛ. Казах теле татар теленә охшаш. Татар белән казах күрешсә, алар бер-берсен, мөгаен, аңлаячак. Казах теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе. Ул – рус теле белән беренче булып галәмгә очкан... -
13 гыйнвар 2023 13:14
Яңа елга шигырьләр тупланмасы
1333 тапкыр укылган тулырак укырга...Әхмәт ЕРИКӘЙ Беренче кар Йомшак кына кар яуды, Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар, Ап-ак булды киң кырлар.