Беләсем килә рубрикасы буенча яңалыклар
-
21 ноября 2019 08:12
Ноталар кайда яши?
Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган беренче язмасында без ноталарның нәрсәгә кирәк булганлыкларын һәм ничек аталуларын белдек. Ә бүген без аларның кайда яшәүләре турында сөйләшербез. Аюлар өннәрендә, тиеннәр агач куышында, кешеләр җылы өйләрендә яшәгән кебек, ноталар да үз өйләрендә яши. Ләкин ул гади өй түгел, ә музыкаль өй. Шуңа... -
21 ноября 2019 08:02
Якын дустың белән талашсаң – нишләргә?
Сәлам, дустым! Кош канатлары белән, ә кеше дуслары белән көчле, дигән халкыбыз. Чыннан да, дуслыкны бернинди матди байлык та, дан-дәрәҗә дә алыштыра алмый. Ә көннәрдән бер көнне якын дустың белән талашсаң – нишләргә? Гаепле булсаң, ничек гафу үтенергә, ерагайган араларны ничек якынайтырга? Бу язмада без синең белән бергәләп шушы сорауларга... -
20 ноября 2019 06:25
Кешенең якын дусты
Сәлам, дустым! Синең этләрне күргәнең дә, алар белән хәтта уйнап караганың да бардыр. Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм аны теләсә кайда очратып була. Бу язмада исә без этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга тукталырбыз. Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы... -
15 ноября 2019 19:59
Рихард Зорге
Казан шәһәренең Совет һәм Идел буе районнарында Рихард Зорге урамы бар. Рихард Зорге (1895–1944) – Икенче бөтендөнья сугышы чоры совет разведчигы, Япониядә совет разведкасы резиденты, Советлар Союзы Герое (1964 ел, үлгәннән соң). Рихард Зорге 1895 елның 4 октябрендә Бакуда туа. Берлинда реаль училищеда укый, аны 1915 елда экстерн белән тәмамлый.... -
13 ноября 2019 20:35
Материклар
Сәлам, дустым! Синең картаны яисә глобусны күргәнең бармы? Булмаса, менә бу рәсемгә кара әле. Рәсемдәге зур урынны алып торган зәңгәр төс белән су – океаннар һәм диңгезләр сурәтләнгән. Ә менә төрле формадагы яшелле-сарылы һәм ак җисемнәр ул – коры җир. Коры җирнең океаннар һәм диңгезләр тарафыннан юыла торган бик зур... -
12 ноября 2019 14:34
Симптомнарсыз тән температурасы күтәрелү
Балага салкын тигәндә, ул йөткергәндә, борыны тыгылганда, тән температурасы күтәрелү – табигый күренеш. Ә менә югары температурадан башка бернинди симптомнар булмаса, күп кенә әти-әни куркуга төшә һәм нәрсә эшләргә белми. Балалар табибы Евгений Комаровский бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итә икән? Башка симптомнарсыз гына температура нинди сәбәпләр аркасында күтәрелә соң?... -
12 ноября 2019 10:31
Эче буп-буш, тавышы дөньяга сыймый
Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр. Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны... -
12 ноября 2019 10:26
Корольләр уены
Сәлам, дустым! Синең теннис дигән уен турында ишеткәнең, теннис матчларын караганың бардыр. Бәлки, син теннис түгәрәгенә йөрисеңдер? Алайса, бу язма синең өчен! Теннис ул – спорт уены. «Теннис» сүзе француз теленнән алынган. «Тене» (tenez) сүзе «тотыгыз, алыгыз» дигәнне аңлата. Тенниска охшаган уен турында беренче мәгълүматлар Борынгы Рим һәм Борынгы Мисыр... -
11 ноября 2019 13:34
Син бүләкне дөрес итеп кабул итә беләсеңме?
Сәлам, дустым! Әйт әле, син бүләк алырга яратасыңмы? «Ничек яратмыйм инде?» дисеңме? Шулай. Әле ул бүләк син теләгән, син көткән нәрсә дә булса... Ә булмаса? Бүләкне ничек итеп кабул итеп алырга кирәк соң? Бу хакта этикет кагыйдәләре нәрсә сөйли? Бүләкне шундук, бүләк биргән кеше янында ачып карарга кирәк. Чәчәкләр бүләк... -
11 ноября 2019 13:14
Менә дигән төзүче
Катлаулы чатырлар, оялар ясавы, буа бууы белән бөтен дөньяга билгеле булган кондыз Төньяк Америкада һәм Евразиядә яши. Ул – кимерүчеләр гаиләсенә караган имезүче хайван. Аның авырлыгы 32 килограммга, гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин. Тәне – затлы мех, ә койрыгы тәңкәләр белән капланган. Кондыз суда йөзгәндә, аның мехы юешләнми, шуңа... -
11 ноября 2019 12:44
Гади бер кашык турында
Сәлам, дустым! Безне күпләгән предметлар дөньясы әйләндереп алган. Без аларга артык игътибар да бирмибез, ничек бар, шулай кабул итәбез. Менә син, иртән торып, әниең пешергән тәмле ботканы ашарга утырасың. Кулыңа кашык алып, ризыкны кабып, тәмләп карыйсың. Ә менә хәзер өйдә бер генә кашык та калмаган дип уйлап кара. Күз алдына... -
11 ноября 2019 12:22
Фломастер
Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без карандашның тарихы, төрләре турында сөйләшкән идек. Ә бүген исә без фломастерның тарихына күз салырбыз. Фломастерга охшаган иң борынгы язу әсбабы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Тутанхамон исемле фараонның каберлеге казылмаларында археологлар бакырдан ясалган карандашсыман әсбаб табалар. Аның эченә кара сеңдерелгән таякчык куелган була.... -
11 ноября 2019 12:14
Төсле карандашлар
Сәлам, дустым! Алдагы язмаларның берсендә без гади карандашның кайчан уйлап табылуы турында сөйләшкән идек. Бүгенге язмабыз – төсле карандашлар хакында. Төсле карандашның грифелен ясау өчен, графит түгел, ә май яисә балавыз, шулай ук төрле бәйләүче элементлар һәм буягычлар файдаланыла. Балавыздан ясалган карандашлар инде Борынгы Грециядә үк кулланылышта йөри башлый. Мондый... -
08 ноября 2019 15:22
Төшкә кергән ачыш
Дима гаиләдә 17 нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик кызыксынучан малай була. Малаеның аңлы булуын күргән әнисе, ире үлеменнән соң гаиләләренең авыр матди хәлдә калуларына карамастан, малайны укырга бирә. Гимназиядә укыганда, бер югары сыйныф укучысы сер итеп кенә Димага куркыныч химик кушылма ясап булуы турында сөйли. Моның өчен күкерт,... -
07 ноября 2019 10:38
Карнаваллар иле
Бразилия – Көньяк Америкадагы иң зур дәүләт. Мәйданы – 8 515 767 кв. км. Башкаласы – Бразилиа. Бразилиядәге иң билгеле шәһәрләр – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу. Рио-де-Жанейродагы Гөнаһларны кичерүче Гайсә (Христос Искупитель) сыны әлеге шәһәрнең генә түгел, ә бөтен Бразилиянең символы булып тора. Сан-Паулу исә – Көньяк Америкадагы иң күп кешеле шәһәр....