Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар

  • 26 август 2020 07:54

    Дөресе аның шулай...

    (Нәни хикәя) Әтисе кызын балалар бакчасыннан алган. Сөйләшә сөйләшә, өйләренә кайтып баралар. — Кызым, бигрәк күп сорау бирәсең, һаман мине сөйләндерәсең, тәмам арыттың бит, — ди әтисе. — Менә хәзер мин сиңа сорау бирим әле. Син җавап бир. Рәхәтләнеп сөйлә. — Нәрсә сөйлим? — ди кызчык. — Бүген бакчада нинди уеннар уйнадыгыз?...
    1218 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 26 август 2020 07:30

    Сентябрь

    Инде яланда Көз җиле исә, Мәктәп ишеге Ачылды кичә. Уңыш җыелды, Һәм кошлар китте, Чөнки көз ае – Сентябрь җитте. Урамнар тулып, Йөкләр үтәләр, Алар дәүләткә Ашлык илтәләр. Бар да ашыга, Тизрәк илтик дип, Илебезне бай, Матур итик дип. Нур Гайсин
    1255 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 август 2020 13:31

    Шүрәле (Хикәя-табышмак)

    Шүрәле (Хикәя-табышмак) Самат белән әнисе — икесе генә яшиләр. Әнисе район үзәгенә йөреп эшли. Иртән иртүк китә, кич соң гына кайта. Самат өченче сыйныфта укый. Укуы төштән соң. Әнисе аңа: «Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк», — дип тукып тора. Менә бүген дә кәҗә белән сарыкка печән салырга кушып китте. Әнисе...
    1252 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 17 август 2020 12:33

    Яңгыр ява

    Яңгыр ява! Яңгыр ява Шыбыр-шыбыр. Йөгереп чыга бала-чага, Ыбыр-чыбыр.     Яшен яшьни, күкләр тетри Дөбер-шатыр! Курыкмыйлар, кулларында Зонтик-чатыр... Илдар Юзеев
    1424 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 14 август 2020 08:43

    Канатлы ай

    Кич. Авыл тынлык куелыгына чумган. Үзе шундый җылы. Өйгә һич керәсе килми. Капка төбендәге утыргычта, кичке шәфәкъ матурлыгына хозурланып, әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. Утыралар дигәч тә, утыргычта әнисе генә утыра, ә Фирая аның итәгенә менеп кунаклаган. Күк гөмбәзендә, учлап сибелгән энҗе-мәрҗәннәрдәй, йолдызлар җемелди. Аларның барысын да уздырып,...
    1917 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 14 август 2020 08:18

    Минем дустым — Әлифба

      Мин иртә белән мәктәпкә барам, Беренче китап минем      кулымда. Буран булса да, мин   юлны табам, Мине өйрәтер дустым                         Әлифба. Шат күңел белән мәктәпкә                      ...
    1558 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 август 2020 07:40

    Дачада

    Айнур белән Алсу шәһәр уртасында яши. Биек йортның сигезенче катында. Балконга чыгасың да, туйганчы, урам күзәтәсең. Анда тыз-быз машиналар чаба. Трамвайлар йөгерә. Абыйлар, апалар, әбиләр, бабайлар каядыр ашыга. Алар йортлар артына китеп югалалар. Айнур белән Алсуның да шунда барасы килә. Ә быелгы яз аларга шатлык алып килде. Әтиләре шәһәр кырыенда...
    1335 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 август 2020 07:27

    Бал кортлары һәм яңгыр

    Кичә кичке якта яңгыр яуган иде. Наҗия балалар бакчасыннан кайтышлый ярыйсы гына чыланды... Шуңа күрә, бүген иртән тору белән үк, ул тәрәзәгә бакты. Көн бүген дә болытлы күренә. Юк инде, Наҗия бүген алдатмас: үзе белән кечкенә кулчатырын да алачак. Әнисе исә бакчадагы умарта ояларына ишарәләде: — Бүген яңгыр булмас, кызым,...
    1399 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 август 2020 08:26

    Балалар бакчасы турында шигырьләр

    Ул бакчаны ярата (Г.Лотфи)   Көн саен Ләйлә Бакчага килә. Соң гына кайта Кич белән өйгә.     Ярата Ләйлә Көн үткәрергә Иптәшләр белән Бакчада бергә.   Төрле уенчык, Курчаклар монда, Кайтасы килми Ләйләнең шуңа.   – Әнием, – ди ул, – Ашыгып йөрмә. Мине алырга Бик иртә килмә!  ...
    1556 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 август 2020 07:54

    Безнең ил

    Карталарда безнең илне Буяганнар алсуга. Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай булып, Иң башта бездә чыга. Равил Фәйзуллин
    1441 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 август 2020 08:41

    Шомырт нигә елый?..

    Без ел саен шомырт агачыбыз янына кунакка киләбез. Бу килүебездә без аның моңаеп, боегып утырганын күрдек һәм дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез басып калдык... Аны талаганнар иде. Ботагы-ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. Кул җитәрдәй, урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның югарыдагы...
    1417 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 август 2020 08:26

    Кызык итте...

    Соңгы вакытта Айгөлне ишегалдына бик чыгармаска тырышалар. Әле «әтәч талый» диләр, әле «ата каз» дип куркыталар. Чебиләр, каз бибиләре анда. Айгөлнең аларны бик тә күрәсе, кулына тотып карыйсы, алар белән уйныйсы килә. Ә чыгармагач, аксыл йомгак чебиләрне дә, сары йомшак бибиләрне дә кулга алып булмый инде ул. Бүген аңа уйнап керергә рөхсәт...
    1244 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 август 2020 06:34

    Сөт

      Сөтне сыер бирә икән, Әни шулай дип әйтә, Үзе иртүк бидон тотып Кибеткә ыгып китә. Көн дә – көн дә барып йөрү Кыендыр бит әнигә; Кибеттән алып сыерны Өйдә саумый соң нигә? Равил Фәйзуллин
    1300 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 04 август 2020 09:36

    Фоторәсем

    Абый фоторәсем эшли Караңгы бүлмәсендә. Аның ясаган рәсеме Чын кебек һәммәсе дә. Ә мин яктыда ясап та, Рәсемем начар чыга... Әллә инде абый кебек Ясыйсы караңгыда? Равил Фәйзуллин
    1253 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 04 август 2020 08:42

    Равил Фәйзуллин иҗаты

    Шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Шул районның Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбен һәм 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин «семендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1966—1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, армиядән кайткач, СССР фәннәр...
    1572 тапкыр укылган тулырак укырга...