Язучылар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
16 июль 2020 08:15
Бәби әйтә
975 тапкыр укылган тулырак укырга...
Иртәгә Яңа ел дигән көн иде. Айгөл исемле кечкенә кыз үзенең әнисе белән бергә Яңа елны күңелле итеп каршы алырга әзерләнә. Менә аның әнисе, Айгөл белән бергәләп, идән уртасына зур итеп чыршы әзерли. Яңа елда Айгөл янына үзе кебек кечкенә кунаклар киләчәк. Әй кызык булыр! Алар шул чыршы әйләнәсендә биерләр,... -
13 июль 2020 07:08
Мактанчык бака
1237 тапкыр укылган тулырак укырга...
Түгәрәк күл буенда, камышлыклар төбендә яшәгән, ди, бер бакылдык бака. Үзе кечкенә булса да, тавышы бик еракларга ишетелгән, ди. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган. «Бакка-как-как. Мине эзләп тап! Миннән оста җырчы юк. Исемем — Бакылдык, үзем бер батам, бер калкам», — ди икән. Шулай беркөнне бу бака су астыннан... -
10 июль 2020 13:31
Кыңгырау чәчәк
1060 тапкыр укылган тулырак укырга...
Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан. — Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы. — Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау... -
09 июль 2020 12:00
Чәчәк
1071 тапкыр укылган тулырак укырга...
Булган, ди, бер Чәчәк. Сабагында утырган-утырган да әйтеп куйган бу: — Җил мине төрле якка селкетә, Кояш кыздыра, ул кыздырганда, күләгәгә дә кереп яшеренеп булмый, туйдым бу сабакта гына утырудан, — дигән. Бүтәннәр аның белән бәхәсләшмәгәннәр. Аларга сабакта утыру да, Җил искәндә чайкалу да, Кояшта кызыну да, кичке җиләс һавада... -
09 июль 2020 11:12
Cәмига Сәүбанова иҗаты
1060 тапкыр укылган тулырак укырга...Cәмига Сәүбанова 1946 елның 20 маенда Татарстанның Актаныш районы Югары Яхшый авылында туып-үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт эшчәнлеге төрле тармакларга карый: авылда – клуб мөдире, район газетасында – тәрҗемәче, әдәби мөхәррир, мәктәптә – укытучы, балалар бакчасында – тәрбияче, заводта – эшче-аппаратчы. «Казан утлары»... -
08 июль 2020 08:49
Рафис Гыйззәтуллин иҗаты
975 тапкыр укылган тулырак укырга...1955 – 2011 Хикәяче, публицист Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. 1972 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укуын... -
07 июль 2020 12:47
Нурбәк әкияте
956 тапкыр укылган тулырак укырга...
Ике яшьлек Нурбәк әтисенә әйтә: — Әти! Бака күрәсем килә, ди. Бака кайда тора ул? Әтисе Нурбәккә әйтә: — Бака су буенда була ул,— ди. — Су буена барыйк, — ди Нурбәк. Әтисе белән Нурбәк су буена төшеп барганда, аларга тыкрык башында бер оя Каз очрады. — Ка-как-ка-ка-ка-как, — ди... -
29 июнь 2020 08:20
АБДУЛЛА ӘХМӘТ
1113 тапкыр укылган тулырак укырга...АБДУЛЛА ӘХМӘТ (1905–1976) Язучы-прозаик һәм драматург Абдулла Әхмәт (Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов) 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный (Звериноголовск) дип йөртелгән татар авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр ата-ана тәрбиясендә үсеп һәм хосусый хуҗалыктагы эшләрдә катнашып, авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары, махсус... -
26 июнь 2020 07:53
Тавык белән Сарык
1029 тапкыр укылган тулырак укырга...
(Болгар халык әкияте) Бер Тавык беркөнне күкәй салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган: — Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак күкәй салдым! — дигән. Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур... -
26 июнь 2020 07:29
Әминә Бикчәнтәева шигырьләре
2222 тапкыр укылган тулырак укырга...
Туп-туп тубыбыз Туп-туп тубыбыз, Син — безнең матурыбыз, Тишмәбез дә югалтмабыз, Оста тота кулыбыз. Рөстәм, сиңа да бирәбез, Әйдә, уйныйбыз бергә, Кирәк аны, чөеп-чөеп, Тотып ала белергә. Туп сикерә, син дә сикер, Тыпыр-тыпыр тыпырда, Дуслар белән уйна бергә, Читтә генә утырма. Беренче адым Камил әле бик кечкенә,... -
25 июнь 2020 06:55
Зилә бакчага бара
1261 тапкыр укылган тулырак укырга...
— Кик-ри-кү-үү-үк! — дип кычкырды кызыл кикрикле Әтәч.— Бу өйдә ялкаулар ю-ю-юк! Инде таң аткан икән, торыр вакыт та җиткән. — Үс-үс, ү-ү-үс, кызым! — диде Зиләгә әнисе. Зилә күлмәк кия, төймәләрен каптыра. Аннары битен юа, ә Песи карап тора. Песи, песи, пескәем, Уеннан һич туймыйсың, Ник битеңне юмыйсың? Тычканнарың... -
23 июнь 2020 10:28
Эльмира Шәрифуллина шигырьләре
1350 тапкыр укылган тулырак укырга...
Балдай татлы балачак Балдан татлы бала чагым, Күпме хисләрем синдә. Күпме иркәләү, сөелү, Күпме җылы кул иңдә. Балдай татлы балачакта Җир җиләкләре тәме. Тәмле балачак күгендә Киләчәк көннәр гаме! Син — минем нәнием Син — минем нәнием, Яңгырның шифасы, Табигать җимеше. Җылысы син, балам. Син — минем җирдәге Җиремә гомерлек... -
23 июнь 2020 10:05
Җәвад Тәрҗеманов әкиятләре
1386 тапкыр укылган тулырак укырга...
Җиләккә барганда Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә,— дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр». Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына, койрыгын уйнаткалап, маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...» Ә коймага кунган... -
22 июнь 2020 13:31
Роберт Миңнуллин шигырьләре
4670 тапкыр укылган тулырак укырга...
Бутаган Алмаз йөри урамда, Эшләп йөри ул анда. Чана шуу – бар эше, Ап-ак булган бар төше. Акбай аны күрүгә, Әй тотынды өрергә. Аңламый Алмаз берни, Өрерлек сәбәп күрми. Ә мин аның Алмазга Нигә өргәнен беләм: Бутаган ул Алмазны Аю баласы белән. Башында - йонлач бүрек, Өстендә дә – йонлач... -
22 июнь 2020 12:24
Хәкимҗан Халиков шигырьләре
2409 тапкыр укылган тулырак укырга...
ЙОЛДЫЗЛАР НИЧӘҮ -Карагыз әле, кызлар, Күктә ничә йолдыз бар? -Я, әйт, белсәң — ничә соң? -Берәү, икәү, өчәү… ун. -Ялгышасыңдыр, Сара, Тагын бер санап кара: Әнә бит алар күпме — Каплап алганнар күкне! -Берәү, икәү, өчәү, … ун. Ничә әле аннан соң? -Белмибез шул: әле без Мәктәпкә дә йөрмибез. Көз...