Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Беләсем килә рубрикасы буенча яңалыклар

  • 31 января 2020 11:12

    Ә сез нинди төс яратасыз?

    Дуслар, салават күперендә 7 төс барлыгын беләсез инде. Ләкин һәр кешенең яраткан яки бик үк ошатмаган төсләре була. Яраткан төс буенча киенергә, өй җиһазларга, төрле кирәк-яракларны сайларга тырышабыз. Кешенең нинди төскә өстенлек бирүеннән чыгып, аның холкы турында да сөйләргә була икән. Кызыл төс яратучылар актив, энергияле, тәвәккәл була. Алар югалып...
    217 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 января 2020 10:10

    Эче буп-буш, тавышы дөньяга сыймый

    Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр. Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны...
    265 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 20 января 2020 07:19

    Елның дүрт фасылы

    Елның дүрт фасылы Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Яз айлары: март, апрель, май. Җәй айлары: июнь, июль, август. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль. Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килеп, февраль ае гына 28-29 дан киләдер. Февраль бер генә ай...
    205 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 декабря 2019 15:50

    Россиядә Яңа елны ничә тапкыр каршы алып була?

    Беренче булып Яңа елны Камчаткада яшәүчеләр каршы ала. Бу безнең сәгать буенча 15:00 гә туры килә. Соңрак безнеңчә 16:00 сәгатьтә Яңа ел Көньяк-Сахалинск һәм Магадан өлкәсендә яшәүчеләр янына килә. 17:00 дә туганнарын һәм якыннарын Уссурийск, Хабаровск һәм Владивосток халкы котлый. 18:00 дә Благовещенск, Чита, Амур өлкәсе һәм Байкал арты, шулай...
    199 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 декабря 2019 13:37

    Яңа ел турында кызыклы фактлар (дәвамы)

    7. 1949 елдан 1 гыйнвар Россиядә ял көненә әверелә. 8. Россия Кыш бабае (Дед Мороз) туган көнен 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Бу көнне аның туган ягында – Великий Устюг шәһәрендә чып-чын кыш җитә. 9. Дед Морозның Россиядә 3 рәсми резиденциясе бар: Великий Устюгта, Чунозёр өязендә һәм Архангельскийда. Моннан кала 20...
    251 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 29 декабря 2019 12:26

    Яңа ел турында кызыклы фактлар

    1. Яңа елга чыршы бизәү турындагы беренче язмалар 17 гасыр башына карый. Тарихчылар әйтүенчә, нәкъ менә бу вакытта Эльзаста (ул вакытта бу провинция Германия составына керсә, бүгенге көндә исә ул Франциягә карый) Раштуа хөрмәтенә бизәлгән агачлар барлыкка килә. Киселгән чыршы, нарат һәм бүк агачлары алма, печенье, шикәр кисәкләре, мишура һәм...
    180 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 декабря 2019 12:07

    Хуш исле мандариннар

    Яңа елны мандариннардан башка күз алдына китереп булмый. Аларның хус исе, әчкелтем-татлы тәме – Яңа ел кәефен булдыру өчен менә дигән сәбәп! Элегрәк мандариннарны, ялтыравыклы фольгага төреп, чыршы ботакларына элгәннәр. Ә бәйрәм ахырында балалар бу татлы җимешләрне ашый торган булган. Мандариннарның туган ягы – Кытай. «Мандарин» дип Кытайда бай түрәләрне...
    419 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 декабря 2019 10:40

    Ни өчен Яңа елга чыршы бизиләр?

    Өебез түрендә балкып торучы яшел чыршыдан башка Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерү дә авыр. Ә ни өчен Яңа елга нәкъ менә чыршыны бизиләр икән? Бу хакта бик борынгы риваять бар. Гайсә пәйгамбәр тугач, нәни сабыйны котларга дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр генә түгел, хәтта хайваннар, кошлар, агачлар һәм чәчәкләр дә...
    370 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 27 декабря 2019 12:58

    Шундый төрле Кыш бабай!

    Дустым, син инде түземсезләнеп Кыш бабайны көтәсеңдер. Татарстанда яшәүче бу ак сакаллы, зәңгәр яисә яшел төстәге тун кигән тылсымлы бабай һәр Яңа ел саен балаларның бөтен хыялларын тормышка ашырырга әзер. Аның ярдәмчесе – гүзәл Кар кызы да бар. Бөтен Россия балаларын исә Великий Устюгта яшәүче Дед Мороз тәбрикли. Озын, ак...
    326 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 27 декабря 2019 11:01

    Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәмен ничек каршылыйлар?

    Сәлам, дустым! Менә тиздән иң тылсымлы, иң матур бәйрәм – Яңа ел килеп җитәр. Син инде чыршыны бизәп, Кыш бабайга сөйлисе шигырьләреңне дә өйрәнеп куйгансыңдыр. Ә менә башка илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр икән? Англиядә, төнге 12 тулганда, кешеләр өйләрендәге арткы ишекне ачып куялар икән. Ул ишектән әкрен генә...
    278 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 декабря 2019 14:00

    Кешенең якын дусты

    Сәлам, дустым! Синең этләрне күргәнең дә, алар белән хәтта уйнап караганың да бардыр. Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм аны теләсә кайда очратып була. Бу язмада исә без этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга тукталырбыз. Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы...
    162 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 декабря 2019 13:56

    Фломастер

    Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без карандашның тарихы, төрләре турында сөйләшкән идек. Ә бүген исә без фломастерның тарихына күз салырбыз. Фломастерга охшаган иң борынгы язу әсбабы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Тутанхамон исемле фараонның каберлеге казылмаларында археологлар бакырдан ясалган карандашсыман әсбаб табалар. Аның эченә кара сеңдерелгән таякчык куелган була....
    168 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 декабря 2019 23:29

    Газинур Гафиятуллин

    Казанның Авиатөзелеш районында Гафиятуллин урамы бар. Ул Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин хөрмәтенә шулай аталган. Гафиятуллин Газинур Гафият улы 1913 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Соңрак Гафиятуллиннар гаиләсе Бөгелмә районына күченә. Биш сыйныфны тәмамлагач, Газинур колхозда, аннары леспромхозда эшли. 1941 елдан Совет армиясе сафларына баса. 1941...
    173 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 декабря 2019 23:06

    Серле океаннар

    Безнең планета тулысынча судан тора, коры җир аның 30 процентын гына тәшкил итә. Җирнең төп өлешен биш океан каплый. Океаннарның иң зурысы – Тын океан (161,8 млн км²), ә иң кечкенәсе – Төньяк Боз океаны (14,06 млн км²). Атлантик океан (106,5 млн км²) бик тозлы булуы, ә Һинд океаны (70,56...
    185 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 22:07

    Нәни Джеймс

    Джеймс кечкенәдән еш авырый торган малай була. Шуңа күрә әти-әниләре аны мәктәпкә бирергә ашыкмый. Джеймс Гринок урта мәктәбендә укый да башлый, ләкин аның еш авыруы моңа нокта куя. Әнисе аны укырга, әтисе язарга өйрәтә, арифметика белән таныштыра. Малай күбрәк үз бүлмәсендә дәрес эшләп утыра торган була. Бервакыт әтисенең кунакка килгән...
    133 тапкыр укылган тулырак укырга...