Әкиятханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
03 апреля 2020 09:15
Комсызлык бәласе
(Венгр халык әкияте) Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да. — Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.... -
03 апреля 2020 09:15
Комсызлык бәласе
(Венгр халык әкияте) Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга. — Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да. — Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.... -
06 февраля 2020 07:43
Тәмле телле малай (Зиннур Хөснияр)
Нәсим көн саен иртә уяна. Шулай гадәтләнгән. Бүген дә, уянуга, урыныннан җәһәт кенә сикереп торды. Борынына шундук тәмле ис килеп керде. «Әби коймак пешерә», дип уйлады ул. Һәм ялгышмады. Нәсим әбисе янына килде. – Хәерле иртә, әбием! – Һәй, күрми дә торам, дәү улым уянган икән! – диде әбисе. –... -
04 февраля 2020 13:28
Төсләр өйрәнәбез
Төсләр өйрәнәбез (З.Төхвәтуллина) Сары була чебиләр, Лимон була сап-сары. Сары төскә буялган Машинам да бар тагын. Җиләк була кып-кызыл, Мичтә кызыл ялкын да,- Ул пешерә. Ни өчен Бит кызара салкында? Кызгылт-сары төс ала Кояш чыкканда һава. Таң ата – кояш байый, Дөньяга алтын ява! Яшел була яфраклар. Үлән дә яшел... -
31 января 2020 11:17
Балыкчы карт (татар халык әкияте)
Элек заманда булган, ди, бер ир белән хатын. Алар бик фәкыйрь булганнар, ди. Торырга йортлары да булмаган, су читендә шалаш корып, шунда гына торалар икән. Ире балык тота икән дә шуның белән көн кичерәләр икән. Балык эләккән көнне тамаклары тук, балык эләкмәгән көнне тамаклары ач була икән. Көннәрдән бер көнне... -
24 января 2020 10:37
Дару үләннәре турында табышмаклар
Мин үзем – зәһәр инде, Чагамын кул тидерсәң. Шаянрак балаларны Үрле – кырлы сикертәм. Тик барыбер файдалы мин Сызласа кул – буыннар. Яфрагымда, сабагымда Витаминлы суым бар. (Кычыткан) Исемем сәер булса да Мине бик хөрмәтлиләр. Киселсә дә, канаса да, Иң әйбәт дару диләр. (Бака үләне) Таяк, Таяк өстендә маяк; Маяк... -
17 января 2020 12:01
Табышмак әйтәм - җавабын тап
Җаны булмаса да гомер итә. Җәй тун кия, кыш ялангач. Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә. Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә. Ай үсә, ел үсә, Үзе күзгә күренми. Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә. -
15 января 2020 08:45
Шифалы табиблар (Вахит Монасыйпов)
— Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың? — Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам! — Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең? — Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм! — Ландыш, ландыш! Туктале, кая болай чабыш? — Гафу, гафу! Туктап торырлык вакытым юк!... -
14 января 2020 12:35
Төлке, Куян һәм Әтәч
Абдулла Алиш Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган: — Һау-һау-һау!... -
10 января 2020 11:25
Транспорт төрләре турында табышмаклар
Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аягында резина, бар ашаганы бензин. Бу нинди өй? (Автобус) Аның бар дүрт көпчәге Ташый ул бик күп кешене. (Автобус) Мин бик акыллы үзем, Бензин да “ашамыйм” мин. Тик бер бәлә – Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус) Бу машина – трамвай түгел, Түгел бу... -
30 декабря 2019 08:41
Тылсымлы сәфәр (Англия)
Тылсымлы сәфәр Англия Дон-дон-дон! – Менә сиңа мә! 12 тулган икән инде! Нинди зур сәгать! Карале, Джимбо! – Ну, кызлар! Син безнең кайда пәйда булуыбызга игътибар иттеңме соң? Елмай үзенең Лондондагы Вестминстер сарае уртасында булуын һәм сәгатьле Биг-бен манарасына карап торуын аңламаган иде әле. – Бу синең өеңме әллә? Син... -
30 декабря 2019 08:07
Карлар ява (Зиннур Хөснияр)
Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары беләнбергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды. Балалар куандылар: — Ай-яй, нинди... -
25 декабря 2019 06:12
Югалган кар болытлары. (Кышкы әкият)
Югалган кар болытлары. (Кышкы әкият) Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә бер бик матур әкият шәһәре булган, ди. Бу шәһәрдә кешеләр белән бергә әкият геройлары да яши икән. Алар бик дус һәм күңелле гомер итәләр. Гали Кәҗә белән тату яши. Кәҗә белән Сарык урмандагы бүреләр белән кунакка йөрешәләр, ди. Балаларның... -
18 декабря 2019 13:29
Кыш бабай бүләге ⛄?
Посмотреть эту публикацию в Instagram #ЗиннурХуснияр Кыш бабай бүләге ⛄? Быел Кыш бабай быел бүләкләрне тагын да күбрәк итеп алып киләчәк ди! Бер капчык!!! Юк! Тагын да күбрәк! Ун капчык! Алай гына да түгел! Кыскасы, күп инде бик күп ди! ? . Шулай да Шамил борчыла иде: балалар да күп... -
18 декабря 2019 13:20
Кем көчле?
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кеше нең исеме Нарый булган, ди. Көннәрдән беркөнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган. — Боз, син нидән...