Гөлназ Ярмиева автор яңалыклары
-
22 августа 2023 14:47
Табышмаклар
Безне шушы сүз белән, Атап йөртә өлкәннәр. Ләкин шушы исемне, Алар да бит йөрткәннәр. Бала Туксан тугыз күзле ул, Көн дә сыйлый безне ул. Үзе сары чикмәнле, Сые исә бик тәмле. Бәрәңге Зыр-зыр итеп әйләнде дә Сыртындагы калагы, Кинәт куккә күтәрелде, Тимер энә карагы. Вертолёт Сабакларым энәле, Миңа кагылма, яме.... -
21 августа 2023 14:31
Канатлы куян
Бабайларга бардым бүген, Кичә кайттым. Кайткан чакта, үземнән зур Алтын таптым. Түш кесәмә салып аны, Очам гына, Куып җитсә җитәр иде Кошлар гына. Сизмәгәнмен алтын төшеп Калганын да, Үзе әйткәч, белдем куян Алганын да. «Эзләп йөрмә, миндә хәзер Алтының», — ди. «Китер», — дигәч, «Алтын икән акылың», — ди.... -
19 августа 2023 10:40
Төлке белән Аю
(Мари халык әкияте) Бервакыт Төлке белән Аю юлда калач табып алганнар. Урман йортына кереп, калачны урталай бүлгәннәр: яртысы - Аюга, яртысы Төлкегә тигән. Төлке үз өлешен шундук ашап бетергән. Ә Аю кабып кына караган да соңрак ашарга калдырган. Йокларга яткан болар. Аю хырылдый башлауга, Төлке аның өлешен дә ашап куйган.... -
18 августа 2023 08:15
Казахлар
КИЕМ. Ир-атларда – калпак яки түбәтәй, күлмәк, ыштан, халат (чапан), күн яки киез итек. Хатын-кызларда – саукеле яки кимешек, күлмәк, камзул, читек. ТЕЛ. Казах теле татар теленә охшаш. Татар белән казах күрешсә, алар бер-берсен, мөгаен, аңлаячак. Казах теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе. Ул – рус теле белән беренче булып галәмгә очкан... -
13 января 2023 13:14
Яңа елга шигырьләр тупланмасы
Әхмәт ЕРИКӘЙ Беренче кар Йомшак кына кар яуды, Бөтен җирне каплады. Ап-ак булды болыннар, Ап-ак булды киң кырлар.