Зиля автор яңалыклары
-
06 сентября 2025 08:07
Балыклар дөньясы
936 тапкыр укылган тулырак укырга...
2016 ел, 8 сан -
15 августа 2023 10:27
Өстәл янында
703 тапкыр укылган тулырак укырга...Без энем Равил белән бик тату уйныйбыз. Ат-ат уйнаганда энем ат була, мин дилбегә тотам. Энем чапканда егылмасын дип, дилбегәне каты тартмыйм. Равил бик каты йөгерергә ярата. Ул башын артка чайкалдырып чаба, гел яхшы ат кебек. Без чирәмле җирдә генә уйныйбыз, юл уртасында бер дә уйнамыйбыз. Әнием анда уйнарга кушмый.... -
14 августа 2023 08:52
Шәүкәт Галиев шигырьләре
1142 тапкыр укылган тулырак укырга...Әбиләрдә кунакта Коймагы да коймагы, Агып тора каймагы! Табада пешеп тора, Табынга төшеп тора. Кайнар! — ланкул тотма, Тәмле! — телеңне йотма. Син телең йотсаң, Нәбирә, Кем рәхмәт әйтер әбигә?! Җирдә миңа ни кирәк? Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәгән өй кирәк!... -
08 августа 2023 08:44
Әнәс Кари шигырьләре
1239 тапкыр укылган тулырак укырга...Курчак Кичә Ләйлә көйсезләнеп Атып бәрде курчагын. Уйныйсы килгәч, ул аны Эзли башлады тагын. Әнисе әйтә аңарга: — Курчагың синнән бизгән, Ләйлә мине гел кыйный дип, Ул чыгып киткән бездән. Өстәл асларын карады, Шкаф артын капшады, Сандык яннары калмады, Тик курчагын тапмады. Тавык Кытаклап чыкты тавык Кытаклый ул мактанып. Нәрсәгә... -
07 августа 2023 08:36
Беренче рәхмәт
990 тапкыр укылган тулырак укырга...Алсу хәзер зур кыз инде — Аңа өч тулган. Алсу бүген абыйсының Яулыгын юган. Сабынлаган да яулыкны Чиләккә тыгып, Чайкаган да элеп куйган Тормыйча сыгып. Шатлыктан нәни Алсуның Күзләре яна: Рәхмәт әйткән моның өчен Абыйсы аңа. Мөмкин түгел шатланмаска: Бит шундый рәхәт Чын күңелдән эшләп алган Беренче рәхмәт. Әхмәт... -
04 августа 2023 11:16
Җиләккә барганда
951 тапкыр укылган тулырак укырга...Җәвад Тәрҗеманов Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» – дигән. «Әйдә, – дигән Рөстәм. – Бергә-бергә күңелле булыр...» Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына койрыгын уйнаткалап маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...» Ә... -
24 июля 2023 12:12
Нәүрүз килә
1230 тапкыр укылган тулырак укырга...Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Нәүрүзне зурлыйк әле. Гөрләвекләр челтерәвенә Кушылып җырлыйк әле. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Илләр, көннәр ямьләнә. Бергәләшеп биергә дип, Куллар кулга бәйләнә. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Күктән нурлар сибелә. Туган илем, туган җирем Язны күреп сөенә. Роза Хафизова Борынгы бабаларыбыз көн белән төн тигезләшкән 21 нче март... -
23 июля 2023 12:05
Светофорның өч күзе
1019 тапкыр укылган тулырак укырга...Урамнарны Күзәтеп, Узганнарны Кисәтеп, Чатта тора Светофор, Сакта тора Светофор. Янып тора өч күзе, Күреп тора ич безне, Әйтеп тора Өч сүзне: Кузгалма! – ди Кызыл күз. – Сабыр! – дия Сары күз. – Ярый! – дия Яшел күз. Без дә аңа Карыйбыз, Күзебезне Алмыйбыз, Ни әйткәнен Аңлыйбыз: – Кузгалма!... -
22 июля 2023 12:01
Бер атнада ничә көн?
949 тапкыр укылган тулырак укырга...Бер атнада ничә көн? Бер атнада җиде көн. Җиде төрле исеме – Җидесен дә яттан бел. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, Пәнҗешәмбе, җомга, Шимбә, якшәмбе – Онытма мәңге!.. Шимбә белән якшәмбе – Икесе – ял көннәре. Ял көннәре – атнаның Чәчәкләре, гөлләре. Ял көннәре – атнаның Чәчәкләре, гөлләре. Атнаның яфраклары – Димәк,... -
21 июля 2023 11:58
Хикмәтле сүз
919 тапкыр укылган тулырак укырга...Бер сүзне күп сөйләсәм, Аны тәмам «иләсәм», Тирги мине һәммәсе: Туйдырамын, янәсе. Ә мин шундый сүз беләм, – Ул сүздән туймый һичкем. Тиргәмиләр, сүкмиләр, – Сөйләп торсаң да өч көн. Кыен түгел әйтергә, Бик ансат, рәхәт үзе. Сезгә дә өйрәтәм аны: Ул була «рәхмәт» сүзе. Фәнис Яруллин -
20 июля 2023 11:46
Өлгер
887 тапкыр укылган тулырак укырга...Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгердә кунакта булдым. Өлгер белән аның әнкәсе шулай сөйләшеп алдылар: – Балам, су алып кайтчы. Утын да кирәк икән. – Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй. – Бик яхшы, балам, күрми дә торам икән. Ә утының кайда соң? – Утынны мин,... -
19 июля 2023 11:37
Иң-иң-иң...
868 тапкыр укылган тулырак укырга...Дөньяда иң зур хайван нәрсә? Ул – зәңгәр кит. Аның озынлыгы 33 метрга җитә. Авырлыгы –190 (йөз туксан) тонна. Синең 35 фил күргәнең бармы? Зәңгәр кит шул 35 фил авырлыгында. Ә иң кечкенә хайван нәрсә, дисеңме? Анысы – Таиландта яши торган ярканат. Авырлыгы 2 грамм гына. Кошларның иң зурысы – тәвә кошы. Биеклеге– ике... -
18 июля 2023 08:21
Домино уены
926 тапкыр укылган тулырак укырга...Уйный-уйный үсәбез Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү Әлеге уенда ике яисә икедән артык уенчы катнаша ала. Уен махсус карточкалар – фишкалар ярдәмендә уйналына. (карточка ике якка бүленгән, һәм анда юл йөрү билгеләре ясалган). Уенда катнашучылар өстәл тирәли утыралар һәм сәгать теле йөреше буенча чиратлап йөриләр. Һәр уенчы үзенең карточкасын куйган очракта,... -
17 июля 2023 13:50
Сыйла
856 тапкыр укылган тулырак укырга...Уйный-уйный үсәбез Гаилә әгъзаләрен төрле сыйлар белән сыйлау. Уен барышы. 1. Бирелгән материал белән танышабыз. 2. Тәрбияче (ата-ана) биремне ничек башкарырга аңлатма бирә. 3. Без балага бу биремне мөстәкыйль чишәргә тәкъдим итәбез. 4. Маркер ярдәмендә без биремне үтибез. Рәсемнәрне уклар ярдәмендә тоташтырабыз. 5. Рәсем ясыйбыз һәм бетерәбез (ламинировать ителгән... -
16 июля 2023 12:51
Ел фасыллары
852 тапкыр укылган тулырак укырга...
Уйный-уйный үсәбез Максат: Ел фасылларына кагылышлы билгеләрне атарга. Татар телендә аралашу теләген булдыру. Уен барышы: Балалар алдында 4 ел фасылы рәсеме бирелгән. Чиратлап балалар чакырыла һәм һәр бала үз теләгән ел фасылын сайлап ала. Һәм ел фасылына туры килә торган билгене сайлый һәм ябыштыра. Рәхимҗанова Алсу Василовна