Балага рубрикасы буенча яңалыклар
-
19 октября 2020 13:35
Әни турында шигырьләр
Кем уяткан Ләйләне? (С.Сөләйманова) Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Уятмаган, үзе торган — Бүген әни бәйрәме. Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, балкып торсын — Бүген әни бәйрәме. Өстәл өстен кат-кат сөртте, Җәйде ап-ак җәймәне. Чиста булсын, пөхтә булсын Бүген әни бәйрәме. Күмәкләшеп без дә,... -
16 октября 2020 13:47
Тыныч йокы!
Тыныч йокы әнкәйгә! Тыныч йокы әткәйгә! Тыныч йокы абыема! Тыныч йокы радиога! Тыныч йокы үземә! Тыныч йокы күземә! Тыныч йокы курчакларыма, Куяннарыма — куркакларыма! Тыныч йокы сәгать күкесенә дә, Тыныч йокы бөтенесенә дә! Юк, юк, күке ятмасын, Иртән безне уятсын. Шәүкәт Галиев -
16 октября 2020 13:33
Дәү әнигә күчтәнәч
Тутырдык без тартмага Өрек, йөзем, алманы, Салдык чәй дә, конфет та — Буш урыннар калмады. Әй сөенер дәү әни, Килеп төшкәч күчтәнәч. Кызык булыр ул аңа, Алдан белеп көтмәгәч. Шәүкәт Галиев -
12 октября 2020 10:50
Аюым
Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым. Һаман ачык Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү, Бәлли-бәү, Һаман ачык Күзләрең. Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең Күк йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү Йомылган Үз күзләрем.... Жәүдәт Дәрзаман -
09 октября 2020 12:55
Беренче адымнар
Илгиз нинди үскән бала: Үзе торып баса ала! Батыраеп атлап китә, Аяклары тып-тып итә. Әй күңелле була аңа! «Тәпи йөрим!» — дип куана. Әнәс Кари -
09 октября 2020 12:11
Тук-тук
— Нинди кош бу? Нигә ул көне буе тукылдый? Тук-тук! Тук-тук! — Ул, бәләкәчем, тукран — агачлар табибы. Ул булмаса, кортлар агачларны ашап, корытып бетерерләр иде. — Ни эшли бу абый? Агач чүкече белән калайларга суга да суга. Тук-тук! Тук-тук! Ул, сөеклем, калайчы, чиләкләр, ләгәннәр, ванналар, тимер мичләр ясаучы. — ... -
01 октября 2020 13:10
Сикергечләр
Сикергечләр белән төрле уеннар оештырырга була. Мәсәлән, «Кем тизрәк?» уены. Берничә бала сикергечләр тотып, бер-берләреннән ара калдырып, бер рәткә тезелеп басалар һәм тәрбияче сигналыннан соң алдан билгеләнгән урынга кадәр сикергечләр аша сикереп баралар. «Кем озаграк?» уенында балалар бер урында сикереп торалар. Кем озаграк ялгышмыйча сикерә, шул җиңүче була. «Кем ничек... -
01 октября 2020 12:24
Бармаклар
Уң кулда биш бармак бар, Сулында да биш бармак. Ике кулдагын да кушсаң Ничәү була, уйлап тап! Аяк саен бишәр бармак — Аларын да саныйк без. Ә соңыннан бөтенесен Бергә кушып карыйк без. Гөлфия Юнысова -
01 октября 2020 12:00
Хәрәмләшү
Көз. Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамга чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. Исәпләре төрле-төрле агач яфракларын, җыеп, альбомнарына беркетү иде. Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... «Мине ал!», «Мин менә монда!» дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр. Айнур... -
30 сентября 2020 12:01
«Укытучым»
Барыбызга бер генә, Белмим, ничек өлгерә. Үзе шундый сөйкемле, Нәкъ әнием шикелле, Шат йөзле... -
30 сентября 2020 07:57
Сөмбелә - көз бәйрәме
(зурлар төркемендә күңел ачу өчен) Максат: Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру. Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән, көзге уңыштан, табигый материаллардан күргәзмә, балалар (сөмбелә, уңыш бабай, кояш, яңгыр, күк йозе, кәбестә,... -
29 сентября 2020 12:45
Әбиләрне котлыйбыз
Минем әби бик әйбәт, Гел көлеп кенә тора. Балакаем, дип әйтеп, Сөеп, иркәләп тора. Әбием һәркөн безгә Тәмле ашлар пешерә, Сөйкемле сүзләре белән Безнең күңелне күрә. Без әбине яратабыз, Ул да безне ярата. Безнең әбидән дә әйбәт Кем бар икән дөньяда? *** Минем әби яшь әле – Минем әби чип-чибәр.... -
29 сентября 2020 07:33
Өлкәннәр көненә багышланган шигырьләр
Әби такмаклары Әби, әби, әбәнәк, Әби миннән тәбәнәк. Әбиләргә барган идем, Әби ята тәгәрәп. Әбекәйне торгыздым, Утырдык без бергәләп. Әби сүзеннән көлеп, Үзем киттем тәгәрәп. Тәгәри-тәгәри киткәнмен, Өйгә кайтып җиткәнмен. Гөл савытына менеп, Шуннан егылып төшкәнмен. *** И әбекәй, әбекәй, Пешер миңа тәмлекәй. Пешер бераз әлбә дә, Янына куш... -
28 сентября 2020 13:20
Бишек янында
(Халык авыз иҗаты) Әлли-бәлли ит, улым, Карлыгачым, былбылым. Тыңла минем сүземне, Йә, йом, бәгърем, күзеңне. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Бигрәк елый бәбкәсе, Нигә кайтмый әнкәсе? Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Бәбкәсенә бүләккә. Ау, балам, вау, балам, Сине бишеккә салам. Йокла, йокла тынычлап, Бәхетле бул, багалмам. Әлли итәргә... -
28 сентября 2020 12:25
Кошлар һәм читлек
Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай. Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр. Алып баручы яңада н...