Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

Балага рубрикасы буенча яңалыклар

  • 27 августа 2022 10:08

    Чисталык турында табышмаклар

    Үзе шома, күбеккә күмә, Хуш исле, я, кем белә? (Сабын) Бар кызылы, яшеле, Аңкып тора хуш исе. Шунсы гына өркетә, Күзгә керсә өркетә. (Сабын) Болыт мин һавада Яңгыр мин яуганда, Җылынсам пар булам, Туңганда кар булам. (Су) Һәркем авызга капса, Яратса аны кеше, Беркайчан да сызламас, Һәм ялтырап торыр теше....
    596 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 14 августа 2022 07:21

    Тел шомарткычлар

    Алдакчы Аз-маз алдап өйрәнгәч, Алдарны да алдаган. Алдап, алты адым да Алга китә алмаган.   Бурачы һәм курайчы Бура бурый бурачы, Бурасы да бура соң! Бурачыга дәрт биреп, Курай уйный курайчы. Килә минем бурачы да, Курайчы да буласым. Борылма Бу елгада Борылма да Борылма, Борылма дип, Юлдан кире Борылма.  ...
    551 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 августа 2022 19:53

    Нәрсә ул йолдыз?

    Синең болытсыз аяз төндә караңгы күктә җем-җем иткән якты йолдызларны күргәнең бардыр. Ә син йолдызның нәрсә икәнлеген беләсеңме? Йолдыз газ һәм плазма (газның иң югары температурадагы халәте) тупланмасыннан гыйбарәт. Йолдыз эчендә водород дигән газ гелий дигән газга әверелә. Шул вакытта яктылык һәм җылылык бүленеп чыга. Безнең Галәмдә 100 миллиардка якын...
    540 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 августа 2022 11:52

    Ак песи (Резеда Вәлиева әкияте)

    Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган. Икенчесе аклы-сорылы, күзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы,...
    1082 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 07 августа 2022 07:20

    Чуар тавык

    Чуар тавык оясыннан җиргә сикереп төште дә: — Коорт-корт! Әйдәгез, киттек, киттек! — дип, чебешләрен йөрергә чакырды. Аның сап-сары мамык йонлы чебешләре, бәләкәй генә канатларын җилпи-җилпи, башта оя читенә очып менделәр, аннан җиргә төштеләр. Очып төштеләр дә, тәгәрәп йөргән яшел туп кебек, үлән арасына сибелделәр. — Пи-пи! Пи-пи! — дип,...
    512 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 30 июля 2022 09:37

    Куыш уйнаганда

    Әй чабабыз, чабабыз, Якын гына арабыз Абый әйтә: Тотам, – ди Чатыр – чытыр, чытырман, Юк, – мин әйтәм, – тоттырмам!   Ә мин бирмәм сүземне, Менә тоттым үзеңне! Әй чабабыз, чабабыз, Бер дә уйнап армыйбыз! Очып кына икәү бергә Айны менеп карарбыз!   Әминә Бикчәнтәева  
    684 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 25 июля 2022 09:00

    Витаминлы бакчабыз

    Җәй җиттеме, бакчабыздаВитамин тулып тора.Берсе бетсә, икенчесеӨлгереп, булып тора. Җиләк – җимеш, яшелчәнеңҺәрберсендә — витамин.Кайсында А, кайсында Б,Барысын да әйталмыйм. Әни әйтә витаминнарКешене үстерә, ди.Кайсы акылны арттыра,Йә тәнгә көч бирә, ди. Витаминнарның һәрберсенЮып ашау зарур, ди.Минем сүзне тыңламаучыАвыруга тарыр, ди. Дөрес әйтә минем әни,Ул бит шәфкать туташы.Витаминның төрлесенәБай була аның...
    601 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 22 июля 2022 11:34

    Ялкау өчен ботка суынган

      Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады. — Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән. — Эшкә барабыз,— дидек. — Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау. — Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә...
    802 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 13 июля 2022 08:50

    Зәңгәр кит

    Зәңгәр кит – җир йөзендәге иң зур хайван. Әйе-әйе, ул балык түгел, ә балаларын сөт белән имезеп үстерә торган су хайваны. Китның саңаклары юк. Ул баш түбәсендәге кечкенә тишекләр ярдәмендә сулый. Кит 40 минут буе су астында йөзә ала. Су өстенә чыккач, үпкәләреннән су парын өреп чыгара. Бу вакытта без...
    713 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 12 июля 2022 08:43

    Атна көннәре турында шигырь

    Бер атнада ничә көн? Бер атнада 7 көн. 7 төрле исеме, 7 сен дә яттан бел (түгәрәктә җырлап әйләнү) Дүшәмбе, сишәмбе, Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, Җомга, шимбә, Якшәмбе (һәр көн исеменә кул чабу). Онытма шуны, яме (бармак белән янау).
    655 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 10 июля 2022 07:30

    Балаларга көз турында шигырьләр

    Көз Күрәмсез, дусларым, көз   килде  тышта; Озак тормас, килер  ак  тунлы  кыш  та.  Китә башлады  бездән инде  кошлар;  Алар  бездән  ерак җирләрдә кышлар.                                           Габдулла Тукай   Көз җитте Киң болыннарда, Урман-кырларда Агачлар, гөлләр Кибеп сулдылар. Уйсу җирләрдә, Елга-күлләрдә Көзге салкыннан Сулар туңдылар. Көннәр суынды, Чишмәләр тынды....
    2571 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 06 июля 2022 13:07

    Балалар бакчасы турында шигырьләр

    Безнең бакчабыз Ямь-яшел бакчада Бик матур бакча бар: Чын бакча түгел тик, – Ул – ике катлы өй, Салганнар безгә дип.   Эче дә, тышы да Матур бик, чиста бик. Шул өйне без инде Йөртәбез «Бакча» дип. Бик матур шул Балалар бакчасы. Бари Рәхмәт Өлкән группага күчкәч Өлкән группага күчкәч...
    1415 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 05 июля 2022 12:43

    Белем бәйрәменә багышланган шигырьләр

    Мәктәпкә барасы бар Туйганчы уйнар идем дә, Минем шул вакытым тар, Иртәгә «биш»ле алырга Мәктәпкә барасы бар. Әтәчебез сизәр микән — Бик иртә торасы бар. Сез дә озак йокламагыз — Мәктәпкә барасы бар. Киләчәктә Туган илдә Зур юллар саласы бар. Ә хәзергә, соңламыйча, Мәктәпкә барасы бар. Гәрәй Рәхим Минем дустым...
    1627 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 04 июля 2022 11:58

    Мәктәпкә!

    Мәктәп Җәй үтеп, көз җиткәч үк, Мәктәп күзен ачты тагын; Ялтырап китте урамнар, Басты нур төрле ягын... Инде башланды дәресләр, Инде мәктәп җанлана: Нинди шат, нинди бәхетле Монда кергән һәр бала! Нәҗип Думави Әлифбам Китап кибетендә без Әтием белән барып, Матур тышлы өр-яңа Әлифба сатып алдык. Ачып карагач аны, Мин...
    1506 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 01 июля 2022 11:24

    Танышмак өчен табышмак

      «Үти-үти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Кыйгак-кыйгак», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Ти-ти-ти-ти!» — дип чакырсам, Миңа кем килер — «Бак-бак, бак-бак», — дип килерме, Кем тавыш бирер? «Дөгә-дөгә, дөгә!» — дисәм, Миңа кем килер — «Кыт-кыт, кытыйк», — дип килерме, Кем җавап бирер? «Маһ-маһ, маһ-маһ!»...
    907 тапкыр укылган тулырак укырга...